Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

3 май (шимбә). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.55 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать. Һәртөрле яңалык белән кызыксыну көчле. Юлда булу отышлы. Ач торырга ярамый, ризык тулысынча үзләштерелә. Бүген башланган эшне ахырына җиткерү зарур. Нерв системасы,...

3 май (шимбә). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.55 сәгатьтә калка, 23.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать.

Һәртөрле яңалык белән кызыксыну көчле. Юлда булу отышлы. Ач торырга ярамый, ризык тулысынча үзләштерелә. Бүген башланган эшне ахырына җиткерү зарур. Нерв системасы, өске сулыш юллары, үпкә һәм бронхлар зәгыйфь. Тискәре эмоцияләр артык күп булса, ашказаны-эчәк авырулары кискенләшә.

Кычыткан - йөрәккә дәва

Яшь кычыткан йөрәкне һәм канны бик шәп чистарта. Бигрәк тә аның төнәтмәсе файдалы. Кычыткан яфракларын һәм сабакларын, салкын суда юып, 2 литрлы кәстрүлгә тутыралар да, өстенә әкрен генә 2 литр кайнап торган су агызалар. Кул пешми торган температурага кадәр суынгач, кычытканны сыгып алалар (каймак һәм пешкән йомырка кушып, салат итеп ашарга була), төнәтмәне 3 тигез өлешкә бүләләр дә, ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр эчәләр.

4 май (якшәмбе). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.51 сәгатьтә калка, 0.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.33 сәгать.

Сизгерлек һәм тәэсирләнүчәнлек арта. Үпкә, бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь, салкын тию ихтималы бар. Сулыш күнегүләре ясау, бәкам, мелисса, бәбрия исләрен иснәү файдалы. Теш дәвалатырга ярамый.

Киптереп калырга кирәк

Майда кычыткан киптереп калырга кирәк. Яфракларны җиләс, ышык урында кәгазь яки тукыма өстенә бер кат кына җәеп киптерәләр. Төнәтмә ясау өчен, 1 аш кашыгы киптереп төелгән чималны 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы төнәтмәне холецистит, эчәклек һәм ашказаныннан кан китү, геморрой, эч кибү вакытында эчәләр. Шундый ук, тик 15 минут кына төнәтелгән сыеклыкны баш авыртканда, экзема, дерматит, чуан чыкканда эчәләр һәм тирегә дә сөртәләр. 10 минут кына төнәтелгәнен исә талак авыртканда, туберкулез булганда, үпкә һәм бөердән, аналыктан кан киткәндә, симергәндә эчү файдалы.

5 май (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.51 сәгатьтә калка, 0.59 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать.

Һава энергетикасына бәйле көн. Күп сөйләмәскә, тынгысызланмаска, вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Якыннарыгызны бүләк белән сөендерегез, мактау сүзләрен кызганмагыз, күбрәк елмаегыз. Ач тору файдалы. Ашказаны һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Дару үләннәре белән дәвалану хуплана, бүген аларның тәэсире аеруча көчле.

Озак утырырга ярамый

Әгәр кеше бер дә селкенмичә көн буена диярлек бер урында утыра икән, бөерләре зәгыйфьләнергә мөмкин, бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла. Англия галимнәре ачыклаганча, көненә 8 сәгатьтән дә күбрәк утырып торган хатын-кызларда хроник бөер авырулары 30 процентка ешрак очрый. Авырлыкның нинди булуы да, көн дәвамындагы физик активлык та әлләни әһәмиятле роль уйнамый.

6 май (сишәмбе). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.54 сәгатьтә калка, 1.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.41 сәгать.

Ут белән сак булу сорала. Җиңел үзләштерелә торган ризык ашарга кирәк. Мунча керү файдалы. Сизү әгъзалары, йөрәк, ашказаны зәгыйфь. Тискәре эмоцияләре артык күп булган кешенең колагы авырту ихтимал.

Аспиринның файдасы зур

Көнаралаш аспирин эчү инфаркт һәм инсульт булу ихтималын 40 процентка азайта, чөнки әлеге дару канның оючанлыгын киметә. Офтальмологлар әйтүенчә, аспиринны курслап эчкән кешеләр катаракта белән 2 тапкыр сирәгрәк авырый, чөнки даими кереп торган аспирин организмда глюкоза тотылу тизлеген киметә. Аспирин баш өянәге ешлыгын чирек тапкырга киметә, иммун системаны ныгыта, бөер ташы авыруыннан саклый. Әмма аспиринны 12 яшькә кадәрле балаларга, йөкле хатыннарга, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, югары кислоталы гастриттан интегүчеләргә куллану тыела. Һәрбер кислота кебек, ацетилсалицил кислотасын да ашаганнан соң гына эчәргә кирәк.

7 май (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.00 сәгатьтә калка, 1.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Сыйфатлы ризык белән дә агуланырга мөмкин. Кан әйләнеше системасы, ашкайнату әгъзалары зәгыйфь. Әчегән сөт ризыклары ашау, физик хезмәт белән шөгыльләнү, мунча керү файдалы.

Кәбестә согы сихәте

Йоклаганда гырлаудан интеккән кешегә кәбестә согы ярдәмгә килә. Кәбестә яфракларын иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар да, ярты стакан сокка 1 аш кашыгы бал кушып, йоклар алдыннан эчәләр.

8 май (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.06 сәгатьтә калка, 2.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.49 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел, гаилә белән бәйле уңышлы көн. Ял итү, үткәннәр турында уйлану, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Сизгер һәм киң күңелле, ярдәмчел булу хуплана. Күкрәк читлеге, сөякләр зәгыйфь. Тышкы кыяфәтне кайгырту, спорт белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт.

Кунакка барганчы

Кунакка баргач артык күп ашамас өчен, башта 100 грамм яшел чәй эчеп куярга кирәк. Бу ысул Кытай медицинасыннан, шуңа чәйне кытайча пешерү мәслихәт. Керамик чәйнекне кайнар су белән чайкап, 1 чәй кашыгы яшел чәй салалар, өстенә ярты литр кайнаган су агызып, томалап куялар. 8 минуттан соң болгаталар һәм чынаякка салып эчәләр. Мондый чәй ашказанын һәм нерв системасын «хәрәкәткә китерә», кеше бик тиз туклану хисе кичерә һәм артыгын ашамый.

9 май (җомга). Рәҗәб аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.14 сәгатьтә калка, 2.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.53 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәрнәрсәдә игътибарлы булу, башлаган эшне ахырына җиткерү сорала. Ялгыз калу, табигать кочагында ял итү, дуслар белән аралашу өчен яхшы көн. Өске сулыш юлларын, үпкәне чистарту һәм дәвалау уңай нәтиҗә бирә, күбрәк су һәм сок эчәргә кирәк.

Кычытканлы тәбә

Тирән савытка 4 йомырка сытып, туглыйлар, чирек стакан сөт, әз генә тоз, вак кына туралган яшь кычыткан яфрагы өстиләр. Атланмай эретелгән кайнар табага агызып, томалап кыздыралар. Яшел укроп сибеп ашыйлар. Кычыткан бигрәк тә шикәр чиреннән интегүчеләр өчен файдалы, чөнки ул кандагы шикәр микъдарын киметә, матдәләр алмашын җайга сала, витамин һәм микроэлементларга да бик бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев