Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

20 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.11 сәгатьтә калка, 17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Кеше үз казанышлары белән масая, тәкәбберлек күрсәтә. Актив эшчәнлектән, ыгы-зыгыдан, күп сөйләүдән тыелу зарур. Артык күп энергия сарыф итмәскә,...

20 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.11 сәгатьтә калка, 17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Кеше үз казанышлары белән масая, тәкәбберлек күрсәтә. Актив эшчәнлектән, ыгы-зыгыдан, күп сөйләүдән тыелу зарур. Артык күп энергия сарыф итмәскә, күбрәк ял итәргә, йокларга кирәк. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Сөялләрне бетерү өчен уңай көн. Стоматологка бармый тору хәерлерәк.

Песи борчагы дәвалый

Коклюш булганда, 2 чәй кашыгы песи борчагы (алтей) чәчәген 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, җылы килеш, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 2шәр аш кашыгы эчәләр. Хроник тонзиллит интектергәндә, 1 аш кашыгы вакланган алтей яфрагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан җылы төнәтмә эчәләр. Бронхит һәм бронхиаль астма белән чирләгәндә, 4 аш кашыгы песи борчагы тамырын кайнатып суытылган 2 стакан суга салалар, 8 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

21 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.16 сәгатьтә калка, 17.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.20 сәгать.

Тыныч көн. Якыннар белән күбрәк аралашу, балаларга игътибарлырак булу хуплана. Төрле вәсвәсәләрдән арыну зарур. Баш, колак, күзне сакларга, кан басымын контрольдә тотарга кирәк. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан алдырырга ярамый. Сөт ризыкларын күбрәк куллану файдалы.

Кан тамырларын чистарту

5 аш кашыгы вакланган ылыс, 3 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен һәм 2 аш кашыгы суган кабыгын 1 литр кайнар суга салып, 10 минут пешерәләр, термоска агызып, төн буена тоталар, аннары сөзәләр, 3 ай буена көненә 1әр аш кашыгы эчәләр.

22 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.21 сәгатьтә калка, 17.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать.

Игелекле эшләр башлау, планнар кору көне. Кичерешләрне йөгәнләү зарур. Теләсә нинди яман фикер кәефне кырырга мөмкин. Һөнәр өйрәнү, нәрсә дә булса сатып алу уңышлы. Нерв системасы, күкрәк, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, йоклар алдыннан аякларны салкынча суга тыгып утыру файдалы.

Циститтан - нарат бөресе

Цистит интектергәндә, 2 аш кашыгы вакланган нарат кайрысы яки бөресен 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, төреп, 30 минут төнтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, 2шәр аш кашыгы эчәләр.

23 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.28 сәгатьтә калка, 18.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди яңа эш башламыйча, иң гадәти эшләр белән генә шөгыльләнү хәерле. Күңелгә ятмаган кеше белән аралашмау яхшырак. Хисләргә буйсынырга ярамый. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Көн энергетик яктан бик авыр булганга, нервланмау хуплана. Сизү әгъзалары, йөрәк, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Өй җыештыру өчен яхшы вакыт.

Псориаздан - каланхоэ

Псориаздан котылу өчен, 10ар грамм бал һәм эвкалипт мае, 30 грамм каланхоэ согын кушалар да, 2 көн төнәтәләр. Аннары шул катнашманы тиренең зарарланган урыннарына сөртәләр. Витилгодан исә мондый катнашма белән дәваланып була. 1 өлеш яшел әстерхан чикләвеге, 12 өлеш бал, 1 өлеш шикәр, 50 өлеш суны кушып, сүрән утта 30 минут пешерәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1әр аш кашыгы сары мәтрүшкә үләне һәм көнбагыш мае, 3 аш кашыгы зәйтүн маен кушып, 1 ай төнәткәч, сөзәләр, витилиголы урыннарга сөртәләр.

24 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 18.27 сәгатьтә бата. 11 сәгать 14 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.06 сәгать.

Иҗади, уңышлы, бик яхшы һәм якты көн. Ялгыз калып уйлану тынычландыра. Үзегезне үткәләткән кешеләрне кичерү сорала. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Өске аңкау, тешләр зәгыйфь.

Чикләвек сихәте

Төенле зоб интектергәндә, 100 яшел әстерхан чикләвеген (июньнең икенче яртысында җыйсаң, пычак белән яхшы турала) юалар, киптерәләр, 6-8 кисәккә бүләләр, стерильләнгән пыяла банкага салып, өстенә 1 литр бал агызалар да, суыткычның аскы тартмасында 1 ай төнәткәч, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы - 3 ай. 1 елдан тагын кабатларга була.

25 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.44 сәгатьтә калка, 18.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.

Бүген бернәсәгә дә үкенергә кирәкми, кәеф күтәренке булырга тиеш. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хуплана. Ашауда чама хисен югалтмау хәерле. Ашкайнату әгъзалары, йөрәк, баш арты, колак зәгыйфь. Ач тору, мунча керү файдалы.

Горчица сызлауны баса

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, ярты уч горчица порошогын 50 градуслы суда эретәләр дә, зәһәр ис чыга башлагач, ваннадагы 38-38,5 градуслы суга кушалар, шунда кереп, 5-10 минут яталар да, соңыннан яхшылап душта коеналар.

26 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.53 сәгатьтә калка, 19.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.57 сәгать.

Бу ай тәүлегендә организм үзендә бик күп энергия туплый, шуңа аңардан бушану сорала - интенсив физик күнегүләр ясау өчен уңай шартлар туа. Парлы мунча керүнең файдасы зур. Бүген сырхаулап китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ашкайнату әгъзалары, баш, колак, тамак зәгыйфь. Сөяк һәм буын сыну, каймыгу куркынычы бар, составында кальций күп булган ризык кулану яхшы. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый.

Лечо

4 кг помидор, 5 кг татлы борыч, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 9 процентлы серкә кирәк. Помидорны иттарткычтан чыгарып, шикәр, май, тоз кушалар да, кайнап чыккач, эре телемнәргә туралган татлы борычны өстәп, 30 минут пешерәләр (гел болгатып торырга кирәк). Уттан алгач, серкә кушып болгаталар. Стериль банкаларга кайнар килеш бүлеп, тимер капкач белән ябалар, астын өскә әйләндереп, җылы юрганга төреп суыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев