Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

16 май (шимбә). Рәҗәб аеның 27нче көне. 28нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать. Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын...

16 май (шимбә). Рәҗәб аеның 27нче көне. 28нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Стенокардиядән - җиләк суы

Стенокардия (күкрәк бакасы) интектергәндә, 4әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм дүләнә җиләкләрен 2 литр кайнар суга салып, 2 көн төнәтәләр дә, марля аша сөзеп, ашаган саен 1әр стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна.

17 май (якшәмбе). Рәҗәб аеның 28нче көне. 29нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.27 сәгатьтә калка, 18.44 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 16.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 17, 18 майда бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Сабынлы суган дәвалый

Чуан чыкканда, тигез микъдарда алынган уылган суган, балалар сабыны һәм туңмайны бераз җылытып, яхшылап болгаталар да, дүрткә бөкләнгән марляга сылап, фурункулга төнгелеккә бәйләп калдыралар. Көн буена йөрергә дә була. Сызлау басыла, эрен суырылып чыга, җәрәхәт урыны тиз төзәлә. Яисә 1әр чәй кашыгы шикәр, уылган балалар сабыны һәм туңмайны кушып болгатып, чуан өстенә компресс куялар.

18 май (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 29нчы көне. 30нчы, 1нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.01 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 9 сәгать 16 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.27 сәгать.

Шәфкатьлелек, тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы нәтиҗә бирә. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

19 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 1нче көне. 2нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.43 сәгатьтә калка, 21.03 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.30 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә - хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышларга, тиз савыгуга, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур. 19, 20 майда порей һәм латук суганнары, укроп, петрушка, фенхель, фасоль, ясмык чәчү яхшы.

Иммунитетны ныгыту

1әр аш кашыгы аптека ромашкасын һәм юкә чәчәкләрен, гөлҗимеш җиләген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, җылы килеш яртышар стакан эчәләр. 5әр чәй кашыгы мелисса һәм бөтнек үләннәрен, каштан һәм кырлыган (иван-чай) чәчәкләрен 1 литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Шул арада туңдырылган яки яңа җыелган җиләкләрдән компот кайнатып, 1 литр компотка 300 миллилитр төнәтмә кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр стакан эчәләр.

20 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 2нче көне. 3нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.31 сәгатьтә калка, 21.58 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.

Прополис мае

Прополис гөмбәчек, бактерия һәм вирусларны юк итә, һәм, антибиотиклардан аермалы буларак, аларның берсе дә аңа яраклаша алмый. Грипп, туберкулез, дифтерия китереп чыгаручы вирусларны җиңәргә сәләтле. Файдалы үзлекләрен әллә ничә ел саклый. 90 миллилитр чистартылмаган үсемлек маен 3-4 минут кайнатып, 80 градуска кадәр суыталар да, 10 грамм прополис өстәп, ул эреп беткәнче 15-20 минут болгаталар. 2 кат марля аша сөзеп, суыталар. Суыткычта 1 ай саклана. Мондый май яраларны бик шәп төзәтә, вагинит, кольпит, кандидозны дәвалый. Прополис маен эчкәндә исә ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләре тиз төзәлә, яман шеш күзәнәкләре үсүдән туктый, холестерин микъдары кими, иммунитет ныгый.

21 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 3нче көне. 4нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 6.27 сәгатьтә калка, 22.44 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген авыр кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 21, 22 майда ачык грунтка кыяр, кәбестә, укроп, петрушка, шпинат, борчак, берьеллык чәчәкләр чәчелә, томат, борыч, 40-50 көнлек баклажан үсентеләре, озак сакланмый торган бәрәңге утыртыла.

22 май (җомга). Шәгъбән аеның 4нче көне. 5нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.27 сәгатьтә калка, 22.56 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 16.40 сәгать.

Бүген юлда булу уңайлы. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен зәгыйфь, теш алдырырга ярамый.

Кара җимешле дөге

Ярты стакан таралып тора торган дөге пешерәләр. 300грамм кара җимешне юып, кайнар суга салып торалар,бүрткәч, төшләрен алалар. Ярты стакан томат соусына шулкадәр үк тозлы кыяр суы кушып, кайнатып чыгаралар да, суытып, дөге белән кара җимеш өстенә салалар, туралган яшел тәмләткеч үләннәр сибәләр. Бу ризык бигрәк тә атеросклероздан интеккән кешеләр өчен файдалы, чөнки организмнан холестеринны чыгаруга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев