Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

3 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.46 сәгатьтә калка, 12.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.26 сәгать. Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү...

3 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.46 сәгатьтә калка, 12.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.26 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Эчәклекне чистарту (1)

Юан эчәклек ялкынсынуны (колит) болай дәвалап була. 1 стакан салкын суда 1 аш кашыгы бал эретәләр дә, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәләр. Дәва курсы - 1,5-2 ай. Бал тәэсирендә эчәклек патоген (авыру кузгатучы) микрофлорадан арына. Хроник энтероколит интектергәндә, 1 стакан суга 1 аш кашыгы алма серкәсе һәм 1 чәй кашыгы бал салып, көненә 3 тапкыр эчәләр. Дәва курсы - 1-1,5 ай. Елына шундый 3 курс үтәргә ярый.

4 октябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.41 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.21 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.

Эчәклекне чистарту (2)

Кич 1 стакан сөтне кайнатып, җылы урында 1 тәүлек төнәтәләр, аннары 1 аш кашыгы көнбагыш мае кушып болгатып, йоклар алдыннан эчәләр. Иртән ач карынга 1 кечкенә чөгендерне угычтан уып, тоз, уылган сарымсак һәм көнбагыш мае кушып ашыйлар, яисә 1-2 алма ашап куялар. Иртән манный боткасы яки кәбестә салаты ашарга да була.

5 октябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.41 сәгатьтә калка, 13.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.17 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Эчәклекне чистарту (3)

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

6 октябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.12 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Арыслан йолдызлыгында чакта ял итү, үзеңне һәм якыннарыңны бүләк белән сөендерү хуплана. Тик кием-салым һәм аяк киеме сатып алмау, чәч кистермәү хәерлерәк. Кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә.

Эчәклекне чистарту(4)

Болай ял көне иртәнге яктан дәвалана башлау яхшы. Ярты литр минераль су һәм 1,5 аш кашыгы ксилит кирәк булачак. 200 грамм минераль суны 36 градуска кадәр җылыталар, ксилитны кушалар һәм эчеп куялар. Аннары 20 минут буе хәрәкәтләнергә, йөрергә кирәк. Аннан соң тагын 200 грамм җылытылган су эчәләр дә, тагын 20 минут буе йөриләр. Аннары калган 100 грамм суны җылытып эчәләр, шуннан соң инде бәдрәфтән ерак китмәскә кирәк.

7 октябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.44 сәгатьтә калка, 15.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.08 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Эчәклекне чистарту (5)

100 әр грамм кара җимеш, күрәгә, йөзем һәм кычытканны иттарткычтан чыгаралар, 100 грамм бал, 100 миллилитр зәйтүн мае кушып, яхшылап болгаталар, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кичке аштан соң 3 сәгать үткәч, 2-3 аш кашыгы кабалар, артыннан 300 миллилитр җылы су эчәләр. Иртәнге сәгать 7 дә һәм 10 да әлеге чараның организмга тәэсире сизелә. Дәва курсы - 1 ай. Тагын бер курсны ярты елдан соң үткәрергә була.

8 октябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.50 сәгатьтә калка, 15.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.03 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

9 октябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.55 сәгатьтә калка, 15.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать.

Төрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Эчәклекне чистарту (6)

Чөгендерне юып, вак угычтан уалар, согын сыгып алалар ( аны суыткычта тотып, йокларга ятар алдыннан бераз тоз кушып эчәргә була). Калган түптән фасоль кадәр шарчыклар әвәлиләр дә, шуларның дүрт-биш данәсен, ашарга ярты сәгать кала, чәйнәмичә йоталар (калганнары суыткычта 5 көн бозылмый саклана ала). Чөгендер пектиннары эчәклектәге агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм алып чыгып китә. Пектин шулай ук алма һәм кабакта да күп, алар белән дә шулай дәваланып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев