Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

19 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.09 сәгатьтә калка, 23.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән...

19 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.09 сәгатьтә калка, 23.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Керән төнәтмәсе
Теш сызлаганда, уртлар ялкынсынганда мондый төнәтмә булыша. 1 литрлы банканың яртысына кадәр уылган керән салып, өстенә банка тулганчы аракы өстиләр, полиэтилен капкач ябалар. 3 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаткалап алалар. Сөзеп, пыяла савытка бушаталар, суыткычта саклыйлар. Дәвалану өчен 1 аш кашыгы төнәтмәне 10 минут авызга кабып торалар, аннары төкерәләр (йотарга ярамый).
20 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.34 сәгатьтә калка, 1.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Периоститтан дәва
Флюс (теш шешү, периостит) шактый кешене интектерә. 2 аш кашыгы имән кайрысы, 3 аш кашыгы шалфей, 4 аш кашыгы сары мәтрүшкәне кушып, шуның 3 аш кашыгын термостагы 1 литр кайнар суга салалар, 2 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Шуның белән сәгать саен авызны чайкыйлар. 3 аш кашыгы катнашманы ярты литр аракыда 1-2 көн төнәтеп, шуңа чылатылган мамыкны шешкән тешкә куеп тору да файдалы.
21 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 2.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Бөтнекле серкә
Теш сызлаганда, мондый төнәтмә дә авыртуны баса. Кура җиләге һәм бөтнек яфракларын ваклап, берәр чеметем алып, чирек стакан алма серкәсенә салалар, 3 көн төнәткәч, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Мамыкны чылатып, сызлаган тешкә куялар яки авызны чайкыйлар.
22 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.32 сәгатьтә калка, 3.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Алоэ сихәте
Эренле ангина, кариес, авыз куышлыгы ялкынсынуын алоэ дәвалый ала. 1 сантиметрдан артык булмаган алоэ яфрагын юып, кабыгыннан чистарталар, төнгелеккә яңак белән теш арасына кыстырып калдыралар. Ел буена шулай дәваланганда, микробларны үтерү сәләтенә ия алоэ аңкау бизләрендәге (гландалардагы), теш тишекләрендәге, авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тышчасындагы бактерияләрне юкка чыгара.
23 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.10 сәгатьтә калка, 5.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
24 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.56 сәгатьтә калка, 6.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Уртларны ныгыту
Өлкәнәйгән саен, урт утыра, теш муентыклары ялангачланып кала, бик сизгергә әйләнә. Мамыклы таякчыкны йодка манып, көненә бер тапкыр теш муентыкларына сөртеп чыгарга кирәк. Һәр ай саен бер атна буе шулай дәваланганда, теш тукымалары ныгый, ялкынсыну басыла. Авыз куышлыгындагы теләсә нинди ялкынсыну вакытында тозлы кәбестә булыша - аны әкрен генә чәйнәп ашарга, тозлы суы белән авызны чайкарга кирәк. Еш канаганда, марля тампонны канлутның (чистотел) спиртлы төнәтмәсендә чылатып, уртларга куеп торалар.
25 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.50 сәгатьтә калка, 7.24 сәгатьтә бата. 15 сәгать 12 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан һәм мүк җиләге ашау файдалы.
Эремчек кабартмасы
200 грамм эремчек, 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз һәм шикәр кирәк. Эремчеккә йомырка, каймак, шикәр, тоз, он кушып, әйбәтләп болгаталар. Түгәрәк кабартмалар әвәләп, уылган сохарида яки манныйда тәгәрәтәләр, сары майда яки үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алалар. Өстенә каймак һәм шикәр оны сибеп ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев