Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

6 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.35 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.57 сәгать. Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча...

6 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.35 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.57 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Ангинадан дәва (1)
Эмальләнгән савытта 100 грамм бал һәм 1 аш кашыгы кура җиләге кайнатмасын, сүрән утта, болгата-болгата, кайнатып чыгара язалар (бал 60 градуста кайнап чыга), бераз суынгач, эчәләр, җылы юрганга төренеп яталар. Яисә 1 стакан уылган чөгендергә 1 аш кашыгы серкә салып, бераз төнәтәләр дә, сөзеп, тамакны чайкыйлар, 1 аш кашыгын эчәргә дә ярый. Болай хәтта хроник ангинаны да дәвалап була.
7 февраль (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.18 сәгатьтә калка, 15.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Ангинадан дәва (2)
Тигез микъдарда алынган канлут үләне (чистотел) һәм ромашка төнәтмәсе белән тамакны чайкау флегматоз ангинадан һәм борындагы полиплардан дәвалый. Яисә көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы суган суы эчәргә кирәк. Кара карлыган согын суга кушып тамакны чайкау файдалы. Шулай ук 100 грамм кипкән кара җиләкне ярты литр суда 15 минут кайнатып, сөзеп, тамакны чайкау да булыша. Миндальсыман биз, авызның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, 4 чәй кашыгы вакланган шалфей яфрагын 2 стакан кайнар суда пешереп, 30 минут төнәтәләр, сөзеп, авызны чайкыйлар.
8 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.56 сәгатьтә калка, 16.34 сәгатьтә бата. 17 сәгать 39 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.06 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү читенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
Ангинадан дәва (3)
1 өлеш мәче борчагы үләне тамырын 20 өлеш кайнатып суытылган суда төнәтәләр дә, тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы тырнак гөл төнәтмәсен 1 стакан кайнар суга кушып, бераз суынгач авызны чайкыйлар. Яисә 3 өлеш ромашка чәчәге, 2 өлеш юкә чәчәген кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтәләр һәм тамакны чайкау өчен кулланалар.
9 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.28 сәгатьтә калка, 17.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.10 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә - хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
10 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 7.55 сәгатьтә калка, 19.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
11 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.21 сәгатьтә калка, 20.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.18 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Сихәтле катнашма
Академик Амосов, операциядән соң организм тизрәк сихәтләнсен өчен, мондый катнашма белән дәваланырга киңәш иткән, ул сәламәт кешеләр өчен дә бик файдалы: 500 әр грамм йөзем, күрәгә, инҗир, кара җимеш, әстерхан чикләвеген һәм кабыгы белән 1 лимонны иттарткычтан чыгаралар да, 500 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта пыяла савытта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.
12 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.46 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.23 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Кабаклы кекс
300 грамм кабак (туңдырылган булса да ярый), 1,5 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр, 2 чәй кашыгы камыркүперткеч, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты чәй кашыгы тоз, кабак төше кирәк. Кабакны турап, суда 5-10 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар, блендерда ваклыйлар, тоз, шикәр һәм камыркүперткеч, аннары он һәм көнбагыш мае кушып, яхшылап туглыйлар. Кекс формаларын майлап, 2 шәр аш кашыгы камыр салалар, өсләренә 3-4 әр кабак төше батыралар да, 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 20-25 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев