Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

21 май (шимбә). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 3.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.39 сәгать. Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары...

21 май (шимбә). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 3.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.39 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Петрушкалы лимон
Организмнан артык тозларны чыгару өчен, 250 шәр г петрушка тамыры һәм төшләре алынган лимонны, 150 г петрушка яфрагын иттарткычтан чыгаралар, 250 г бал кушалар. Суыткычта саклыйлар. Иртән ашарга 1 сәгать кала, кичен ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр чәй кашыгы кабалар. Шундый 3-4 дәва курсы үтү зарур.
22 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.12 сәгатьтә калка, 4.11 сәгатьтә бата. 1 сәгать 16 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Сарымсак мае
Картаеп, колак начар ишетә башласа, 1 өлеш сарымсак согын 3 өлеш зәйтүн маена кушалар, яхшылап болгаталар, 15-20 көн буе һәр колакка 1-2 шәр тамчы тамызалар. 1 атна ял иткәч, дәва курсын кабатлыйлар.
23 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 4.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.46 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Ишемиядән - бал
Йөрәктә ишемия авыруы булганда, вак угычтан уылган ярты килограмм сарымсакны 700 г балга кушып болгаталар, караңгы урында 1 атна төнәтәләр. 1-2 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала 1 әр аш кашыгы кабалар.
24 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.01 сәгатьтә калка, 5.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.49 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
25 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.45 сәгатьтә калка, 6.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Кәҗәмөгездә чакта матди хәлне яхшырту мөмкинлекләре арта. Аралашуны чикләмәскә кирәк. Һәрнәрсәдә тәртип саклау мөһим.
Ютәлдән дәва
300 әр г атланмай һәм бал, 200 г шикәр, 100 г какао мае яки порошогын кушып болгаталар да, кайнар сулы савыт эченә куеп, җылыталар, тик кайнатып чыгарырга кирәкми. Бертөрле массага әйләнгәч, уттан алалар. 1 аш кашыгы кушылманы 1 стакан кайнар сөттә эретеп, көненә 3-4 тапкыр һәм йоклар алдыннан эчәләр. Яисә 10 суганны шакмаклап турыйлар, 1 баш сарымсакны издерәләр дә, ярты литр сөткә салып, йомшарганчы пешерәләр, бөтнек һәм юкә балы өстиләр. 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә берничә тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. 250 г бал һәм 1 чәй кашыгы вакланган имбир тамырын калын төпле табада куерганчы пешерәләр, 15 кә бүлеп, кәнфит кебек катыралар. Көненә 2-3 кәнфит суыралар. 3-5 көннән соң ютәл үтә.
26 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.23 сәгатьтә калка, 7.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.55 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Радикулит интектерсә
Башта билгә, кызарганчы, 1 чәй кашыгы скипидар ышкыйлар. Аннары чүпрәгә изелгән арыш камырын, марляга төреп, билгә куялар, пергамент һәм җылы шарф яки шәл белән урыйлар. 30 минут, каты пешерсә, азрак тоталар. Көнаралаш кабатлыйлар. Дәва курсы - 3-5 компресс.
27 май (җомга). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 8.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Әфлисунлы кабартма
200 г атланмай, 2 йомырка, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр, 1 стакан он кирәк. Йомшартылган атланмайны йомырка сарылары һәм шикәр белән яхшылап туглыйлар, әфлисунның согын сыгып өстиләр, он кушып, камыр басалар. Кабартмалар ясап, 220 градуслы газ мичендә 15-20 минут пешерәләр. Суынгач, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев