Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

25 июнь (шимбә). Рамазан аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 22.56 сәгатьтә калка, 8.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы,...

25 июнь (шимбә). Рамазан аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 22.56 сәгатьтә калка, 8.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Укроп орлыгы
1 чәй кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, метеоризм булганда, эч чәнчегәндә, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, 1 әр аш кашыгы кабалар. Эч кипкәндә, йокысызлык интектергәндә, 1 аш кашыгы орлыкны 1,5 стакан кайнар суда суынганчы төнәтәләр, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр. Бала имезүче хатыннарга, сөт төшсен өчен, 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә була.
26 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.19 сәгатьтә калка, 9.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Петрушка орлыгы
1 чәй кашыгы төелгән петрушка орлыгын 1 стакан кайнатып суытылган суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, бөер һәм йөрәк авыртканда, мәни бизе ялкынсынганда, бәвел кудыргыч чара буларак, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бөердә һәм үт куыгында таш булганда, бәвел юллары ялкынсынганда, йөрәк чиренә бәйле шешенү вакытында, эчәклек эшләмәгәндә, петрушка орлыгы порошогын коры килеш көненә 3 тапкыр яртышар грамм кабалар. Простатит интектергәндә, 1 чәй кашыгы порошокны 1 стакан кайнар суда 15 минут кайнаталар, суытып сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.
27 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 11.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
28 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.53 сәгатьтә калка, 12.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Кишер орлыгы
1 аш кашыгы кишер орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, бөер ташы авыруы, метеоризм интектергәндә, көненә 5-6 тапкыр, ашаганчы, җылы килеш яртышар стакан эчәләр. Стенокардияне дәвалау өчен, 1 аш кашыгы орлыкны 1 стакан кайнар суда 1 минут кайнаталар, термоста 2 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 3 әр аш кашыгы эчәләр.
29 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка, 13.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
30 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.34 сәгатьтә калка, 15.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Сусын суганчасы
Үкчә шпорыннан котылу өчен, сусын (ирис) чәчәге суганчасын иттарткычтан чыгаралар, ярты литрлы банкага салып, өстенә, күмелгәнче, чиста спирт агызалар. Өсте бәйләнгән карасу төстәге пакетта 15 көн төнәтәләр. Шпорга бер көнне ирис төнәтмәсе, икенче көнне медицина вазелины белән компресс куеп, 20 көн дәваланалар.
1 июль (җомга). Рамазан аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.05 сәгатьтә калка, 16.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Икмәк куасы
Арыш икмәген вак кына кисәкләргә турап, газ мичендә каралганчы киптерәләр. 1 литрлы банканың яртысына кадәр сохари тутырып, 2 аш кашыгы шикәр өстиләр, күмелгәнче кайнар су коялар. Сохари дымны йотып бетерәчәк, шунлыктан тагын бераз су өстәргә туры киләчәк. Бераз суынгач, чирек чәй кашыгы коры чүпрә кушып болгаталар, 3 тәүлеккә җылы урынга әчергә куялар. Аннары 3 литрлы банкага 3 уч калган сохарины салып, 4 аш кашыгы шикәр, тула язганчы кайнар су өстиләр. Суынгач, 1 литрлы банкадагы әчеткенең яртысын кушалар һәм җылы урында тагын 2 тәүлек төнәтәләр. Кашык белән болгаткалап алалар. Әчерәк куас кирәккәндә, озаграк төнәтергә кирәк. Аннары сөзәләр, 1 чәй кашыгы йөзем, җылы суда эретелгән шикәр кушып, 1 тәүлек тоталар, аннары, сөзеп, әзер куасны суыткычка куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев