Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

3 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.56 сәгатьтә калка, 19.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.39 сәгать. Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч...

3 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.56 сәгатьтә калка, 19.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.39 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
Йөрәккә ярдәм
1 әр чәй кашыгы меңьяфрак, ромашка чәчәге, колмак күркәсе, 5 әр аш кашыгы тырнакгөл һәм каз үләне (спорыш), ярты стакан гөлҗимеш җиләген кушып, болгаталар, термоска салып, өстенә 2 литр кайнап торган су агызалар. Төнгелеккә калдыралар. Көненә 4 тапкыр, чәй урынына, берәр стакан эчәләр, 1-2 чәй кашыгы бал кабарга да ярый. Дәва курсы - 1 ай. 10 көн ял иткәч, тагын кабатларга була. Меңьяфрак циркуляция һәм ритмны яхшырта. Колмак һәм ромашка тынычландыра. Каз үләне, организмдагы артык суны чыгарып, йөрәккә җиңеллек китерә. Гөлҗимештәге С витамины иммунитетны ныгыта.
4 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.04 сәгатьтә калка, 19.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.35 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Чикләвекле бал
Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.
5 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.11 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.31 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Хөрмә сихәте (1)
Миокард инфаркты кичергәннәргә икмәк урынына мондый кабартма ашау файдалы. Өлгергән хөрмәне изеп, әз генә кукуруз мае һәм сөт өстәп, камыр басалар, кабартмалар ясап, газ мичендә яки өстендә пешереп алалар. Йөрәктә аритмия булганда, хөрмә согы файдалы. Өлгергән хөрмәнең согын сыгып, өчтән бер өлеше генә калганчы сүрән утта кайнаталар, көненә 3 тапкыр, ач карынга, берәр чәй кашыгы эчәләр.
6 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.17 сәгатьтә калка, 20.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.26 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
7 сентябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.21 сәгатьтә калка, 20.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
8 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.24 сәгатьтә калка, 21.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.17 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Мәтрүшкә мае
Кечкенә шешәнең чирегенә кадәр киптерелгән сары мәтрүшкә чәчәге салып, көнбагыш мае белән тутыралар. Капкачын ябып, 1 ай буе суыткычның аскы киштәсендә тоталар. Аннан соң ярылган кулларга көн саен сөртәләр.
9 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.23 сәгатьтә калка, 21.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.12 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Көзге салат
Салат өчен 2 шәр кг помидор һәм кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 г шикәр комы,
150 г үсемлек мае, 80 г аш серкәсе кирәк. Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнаталар. Кыярны 1,5 см калынлык­тагы телемнәргә турыйлар да, башка яшелчәләр янына салалар, 5 минуттан соң банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев