Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

8 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 21.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать. Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне...

8 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 21.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.59 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Баллы сөт
Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы - 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.
9 октябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.46 сәгатьтә калка, 22.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.55 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Артышлы дәфнә мае
Тез буыннары сызлаганда, 6 дәфнә яфрагын һәм 1 чәй кашыгы артыш җи­ләген каһвәтарткычта ваклатып, шуңа 120 грамм атланмай кушалар, яхшылап болгаталар, авырткан урынга бик әйбәтләп ышкыйлар һәм җылы тукыма белән урыйлар.
10 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.25 сәгатьтә калка, 23.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.50 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Иммунитетны ныгыту (1)
2 шәр аш кашыгы мелисса, бөтнек, ат кәстәнәсе һәм тар яфраклы кырлыган (иван-чай) чәчәкләрен термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, тәүлек буе төнәткәч, сөзеп, пыяла савытка күчерәләр, көн буена ярты литр эчәләр. Мондый төнәтмә суыткычта 2 тәүлектән артык сакланмый, файдалы үзлекләре юкка чыга. Дәва курсы - 1-3 ай.
11 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.58 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.46 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Иммунитетны ныгыту (2)
200 әр грамм йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеген, 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 1 литр бал кушып, яхшылап болгаталар, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар.
12 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.27 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.41 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Иммунитетны ныгыту (3)
Җитен орлыгын каһвәтарткычта тарттыралар, 3 аш кашыгы порошокка 1 аш кашыгы шикәр нисбәтеннән кушып, болгаталар. Балалар көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы, өлкәннәр көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга тиеш.
13 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.54 сәгатьтә калка, 1.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.37 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Колак шаулаганда
Колак төрле сәбәптән шауларга мөмкин, шунлыктан башка табибкә күренергә кирәк. Халык медицинасында мондый чара еш кулланыла. Прополисның спиртлы төнәтмәсе белән зәйтүн маен тигез микъдарда кушып, яхшылап болгаталар, мамык кисәген шушы майда чылатып, төнгелеккә колакка куеп яталар. Төнаралаш 10-15 төн дәваланырга кирәк.
14 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 3.13 сәгатьтә бата. Көн озынлыгы 10.32 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Карлыганлы кекс
100 грамм атланмайны 1 стакан шикәр белән күпертәләр, шуңа әкренләп 4 йомырка сарысы, ярты стакан сөт, цедра, бераз он өстиләр, туглауны туктатмыйлар. Аннары күпертелгән 4 йомырка агы, калган онны (барлыгы 240 г он кирәк) кушып, сак кына болгаталар. Майланган формага камырның дүрттән өч өлешен җәеп, өстенә төелгән сохарида яки манныйда әвәләнгән кара карлыган тезәләр, калган камыр белән каплыйлар. Уртача кызулыктагы газ мичендә пешерәләр, табынга куйганда шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев