Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

17 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 10.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың...

17 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 10.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Арка авыртканда
Буыннар, бил, арка авыртканда, яртышар чәй кашыгы каен һәм нарат җиләкләре яфрагын 1 стакан суда 2-3 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, көн буена әкренләп эчеп бетерәләр.
18 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.55 сәгатьтә калка, 10.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тыры­шыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Канны чистарту
Канны агулы матдәләрдән чистарту өчен, 3 атна буе мүк җиләге согы эчәргә кирәк. Беренче атнада - көненә 3 тапкыр, ашаганда, яртышар стакан; икенче атнада - көненә 2 тапкыр, өченче атнада - көненә 1 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә 400 г сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, 800 мл лимон согы кушалар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр, ашаганда, 1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 стакан суга кушып эчәләр. Әмма ашкайнату һәм бәвел бүлеп чыгару системалары авыруларыннан интеккән кешегә болай дәваланырга ярамый.
19 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.08 сәгатьтә калка, 11.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Йөрәккә дәва
200 әр г йөзем, кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеген һәм 3 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 250 г бал, даруханәдән алынган 1 әр шешә гөлҗимеш ширбәте һәм дүләнә төнәтмәсе кушып, яхшылап болгаталар да, карасу төстәге пыяла банкага салып, 10 тәүлеккә суыткычка куялар. Аннары көн саен ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. Елына 2 тапкыр шулай дәвалану гипертония, ишемия, атеросклероз кебек авырулардан саклый.
20 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.19 сәгатьтә калка, 11.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.
Прополис сихәте
Кан тамырларын "начар" холестериннан чистарту өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 30 мл суга 7 тамчы 4 процентлы прополис төнәтмәсе салып эчәргә кирәк. Дәва курсы - 4 ай.
21 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.49 сәгатьтә калка, 12.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Операция ясатырга киңәш ителми.
Варикоздан - алма
Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, уртача зурлыктагы өч алманы эмальләнгән кәстрүлдәге 1 литр кайнар суга салып, яхшылап төреп, җылы урында дүрт сәгать төнәтәләр. Аннары алмаларны суда килеш төяләр дә, сөзәләр. Иртән ач карынга һәм кичке аштан соң ике сәгать үткәч, 50 мл алма төнәтмәсен 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр.
22 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.27 сәгатьтә калка, 12.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Баллы сарымсак
Иммунитетны яхшырту, кан тамырларын чистарту һәм ныгыту өчен, 250 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 350 г сыек бал кушалар, 1 атна төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы - 1-2 ай. 1 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеген һәм 1 аш кашыгы балны 200 мл кайнар суга салып, яхшылап болгатып, иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 2 сәгать үткәч берәр стакан эчү дә кан тамырларын ныгыта.
23 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.35 сәгатьтә калка, 12.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Чөгендерле салат
1 чөгендер, 1-2 кишер, 4 йомырка, 200 г төшсез кара җимеш, 150 г сыр, 100 г әстерхан чикләвеге, 2-3 бүлем сарымсак, майонез кирәк. Пешкән чөгендер, кишерне һәм алдан җебетеп куелган кара җимешне вак кына турыйлар. Сырны һәм пешкән йомыркаларны угычтан уалар. Чикләвекне пычак белән ваклыйлар. Сай тәлинкәгә башта чөгендер, аннары кара җимеш, кишер, йомырка, сырны катламлап җәяләр, һәр катлам өстенә уылган сарымсак кушылган майонез сылап баралар. Иң өскә чикләвек һәм туралган яшел укроп яки петрушка сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев