Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

8 апрель (шимбә). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.14 сәгатьттә калка, 4.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.40 сәгать. Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт....

8 апрель (шимбә). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.14 сәгатьттә калка, 4.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.40 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Ашыгыч ярдәм
Салкын тиеп кенә килгәндә, болай туктатып була. 1 стакан җылы суга 1 әр төймә аспирин, аскорбин кислотасы һәм кальций глюконаты, 1 әр аш кашыгы лимон согы, бәлзәм йә коньяк, бал, кура җиләге ширбәте (йә кайнатмасы) салып, яхшылап болгаталар да, йокларга ятар алдыннан эчәләр.
9 апрель (якшәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.26 сәгатьтә калка, 4.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.44 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Яшел суган
Яшел суган язгы авитаминоз вакытында бик файдалы. Ул хәлсезләнгәндә, арыганда, салкын тигәндә, баш әйләнгәндә булыша. Яшел суган составындагы калий йөрәк мускулын һәм кан тамырлары тышчасын ныгыта, кан басымын нормага китерә. Суган кыякларындагы хлорофилл кан ясалуны яхшырта, шунлыктан аны азканлылыктан интеккәндә ашарга киңәш итәләр. Кыяктагы кальций һәм фосфор теш-уртларны ныгыта, авыз куышлыгындагы микробларны үтерә. Суган күзәнәкләрдәге натрий ионнарын калий ионнарына алыштыра, бу организмнан артык сыеклыкны чыгаруга булыша. Үт куу чарасы буларак һәм үт куыгында ташлар ясалуны кисәтү өчен көненә 2-3 кыяк яшел суган ашау җитә. Кыяктагы кверцетин антиоксиданты яман шештән саклый.
10 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.36 сәгатьтә калка, 4.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.49 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
Инҗир ютәлне баса
Ютәлләгәндә, тамак авыртканда, 4 инҗирне турап, 2 стакан сөткә сала­лар, кайнатып чыгарып, бик сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, кайнар килеш 1 әр стакан эчәләр. Теш сызлаганда, уртларны җылы инҗир белән ышкысаң, авырту берничә сәгатькә басыла.
11 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.46 сәгатьтә калка, 5.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.53 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Тавыш карлыкканда
Вакланган шалфей, эвкалипт, ромашка, тырнак гөл яфракларын тигез микъдарда алып, өстенә кайнар су коялар, бераз суынгач, сөзеп, тамакны чайкыйлар һәм ингаляция ясыйлар. Әгәр шул төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал кушып, 10-15 минут кайнатсаң, сыек ширбәт барлыкка килә, аны көненә 5 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәргә була.
12 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.54 сәгатьтә калка, 5.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.58 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, сөенеч көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Тимрәүдән - дегет
1 йомырка агына 1 аш кашыгы каен дегете кушып болгаталар да, тимрәүле җиргә сөртеп, өстеннән бинт белән урыйлар. Тимрәү беткәнче, көненә 1 тапкыр шулай дәваланырга кирәк.
13 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.01 сәгатьтә калка, 6.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.02 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Чикләвекле бал
Ашказаны җәрәхәте интектергәндә, 20 грамм төелгән әстерхан чикләвеген ярты стакан кайнар суга салып, болгата-болгата 30 минут төнәтәләр. Сөзеп, ярты чәй кашыгы бал кушалар да, көненә 1әр десерт кашыгы кабалар.
14 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.05 сәгатьтә калка, 6.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Бавыр кексы
500 г бавыр, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы (яки он), 1 аш кашыгы каймак, 2 кишер, 1 суган, 1-2 бүлем сарымсак кирәк. Бавырны, элпәләреннән арындырып, кишер, суган, сарымсак белән иттарткычтан чыгаралар. Манный, каймак, йомырка кушып, яхшылап болгаталар. Майланган кекс формаларына салып, 180 градуслы газ мичендә 25-30 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев