Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

10 июнь (шимбә). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.45 сәгатьтә калка, 4.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать. Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән...

10 июнь (шимбә). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.45 сәгатьтә калка, 4.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Тузганак дәвалый (1)
Гастрит, колит, гепатит булганда, эч кипкәндә 1 аш кашыгы ваклап турап киптерелгән тузганак тамырын ярты литр суда 5-7 минут пешерәләр, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бит бетчәләгәндә, чуан чыкканда, 1 аш кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, җылы килеш яртышар стакан эчәләр.
11 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.32 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Тузганак дәвалый (2)
Атеросклерозны кисәтү өчен, тузганакның кипкән тамырын иттарткыч аша чыгарып, шушы порошокның чирек кашыгын, көненә 3 тапкыр, чәйнәмичә, төкерек белән юешләтеп, әкрен генә йоталар, бал белән кушарга да ярый. Йокысызлык, авитаминоз, невроз интектергәндә, иммунитетны күтәрү өчен, көненә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50 шәр миллилитр чи тузганак согы эчәләр. Бөер ташы авыруы булганда, 10 г вакланган тузганак тамырын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр.
12 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.13 сәгатьтә калка, 5.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
13 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.46 сәгатьтә калка, 6.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тыры­шыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв сис­темасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зә­гыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
14 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 7.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр сак­лана.
Тузганак дәвалый (3)
Хәтер начарланганда, атеросклероз булганда, тузганак тамырының согын сыгып, шулкадәр үк дөге пешкән суга кушалар, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50шәр мл эчәләр. Ревматизм булганда, тузганак чәчәкләрен ваклап, шулкадәр үк шикәр кушалар, болгатып, 10 көнгә суыткычка куялар. Аннары сөзәләр, яхшылап сыгалар, кабат суыткычка куялар. Ашарга 1 сәгать кала 1әр аш кашыгы кабалар. Сөялләрдән котылу өчен, аларга көненә 4-5 тапкыр тузганак сабагы согын сөртәләр. Гепатит булганда, 1 аш кашыгы төелгән тузганак тамырын 1 стакан салкын суга салалар, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, суынгач, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.
15 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.39 сәгатьтә калка, 8.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Ябыктыра торган салат
Кишерне вак угычтан уып, лимон согы, бал, теләсә нинди җиләк-җимеш согы кушалар да, иртән дә, төш тә, кич тә шуны гына ашыйлар (атнасына 1 көн).
16 июнь (җомга). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 10.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Операция ясатырга киңәш ителми.
"Коулслоу"
0,5 кг кәбестәне, 300 г кишерне нечкә саламлап турыйлар, кул белән яхшылап изәләр. 5 аш кашыгы каймакка 2 аш кашыгы майонез, 1 әр аш кашыгы алма серкәсе һәм шикәр, тәменчә тоз, борыч кушып, салат өстенә салалар да, болгаталар. Табынга куйганчы 1 сәгать булса да суыткычта тоту зарур. 1 чәй кашыгы дижон горчицасы кушарга, каймак белән майонез урынына - йогурт, серкә урынына - лимон согы кулланырга да була. Кәбестә белән кишер янына кыяр, алма, сельдерей сабагы, татлы борыч, петрушка, укроп, хәтта сыр һәм йөзем дә кушарга ярый. Мондый салат еш кына ит һәм балык ризыкларына гарнир итеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев