Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

5 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.11 сәгатьтә калка, 1.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.44 сәгать. Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене...

5 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.11 сәгатьтә калка, 1.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.44 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Җиләк яфрагы дәвалый (1)
Буыннардан тозны чыгару өчен, яртышар аш кашыгы нарат җиләге һәм кара карлыган яфракларын 500 мл кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 100 әр мл эчәләр. 2-3 атнадан бәвел болганчыкланырга мөмкин, бу тозларның чыга башлавын күрсәтә. Бәвел чистарганчы, төнәтмәне эчүне дәвам итәләр, әмма 2 атнадан арттырырга ярамый. 10 көн ял иткәннән соң, тагын дәваланырга була.
6 август (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.50 сәгатьтә калка, 2.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.42 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
Җиләк яфрагы дәвалый (2)
Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көненә 3-4 тапкыр берәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, грипп булганда, 1 аш кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагы һәм сабагын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Стоматит, пародонтоз булганда, 10 г кипкән яфракны 1 стакан кайнар суда 30 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм һәр 2 сәгать саен авызны чайкыйлар.
7 август (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.23 сәгатьтә калка, 3.24 сәгатьтә бата. 22 сәгать 12 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.37 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
8 август (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.50 сәгатьтә калка, 4.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.33 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаш­тыр­мыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Сихәтле май
1 әр чәй кашыгы меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә үләннәре, 1 аш кашыгы тырнакгөл чәчәген порошок итеп төеп, йомшартылган 200 г атланмайга кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Шул майның 1 чәй кашыгын бер телем кара икмәккә ягып, ашарга 30 минут кала ашап куйганда, ашказаны авыртуыннан котылып була.
9 август (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.15 сәгатьтә калка, 5.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.29 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Аллергиядән - сельдерей
Аллергия интектергәндә, сельдерей тамырын сыгып, 1-2 чәй кашыгы сокны көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәргә кирәк. Кычытуны басар өчен, 1 өлеш канлут согына 2 өлеш су кушып, тирегә сөртәләр.
10 август (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.37 сәгатьтә калка, 6.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.25 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Содалы битлек
Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була: 2 аш кашыгы он (бодай, солы, карабодай) яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, чистартылган бит тиресенә сылап, 10-15 минутка калдыралар, аннары җылы су белән юып төшерәләр.
11 август (җомга). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.57 сәгатьтә калка, 8.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тыры­шыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Маринадланган кыяр
Кечкенә кыярларны (корнишон) 4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1 литрлы 4 банкага маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 миллилитр 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1 кишер, боҗралап туралган 1 баш суган, 1-2 укроп зонтигы, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев