Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

30 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.21 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать. Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик...

30 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.21 сәгатьтә калка, 23.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Кан басымын төшерү
Гипертония интектергәндә, 2 баш сарымсакны 1 стакан сөттә йомшарганчы пешереп, сөзәләр, атна буе, ашаганнан соң, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәваланганда, күп итеп кара миләш, гөлҗимеш, кура җиләге, анар яки балан компоты эчү аеруча файдалы. Яисә кичтән термостагы литр ярым суга 3 аш кашыгы гөлҗимеш җиләге, 2 шәр аш кашыгы кызыл миләш һәм кара карлыган, 1 аш кашыгы кычыткан салып калдырып, икенче көнне тәүлек буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Яки 3 әр аш кашыгы сукыр кычыткан һәм бөтнек үләннәре, 2 шәр аш кашыгы мелисса һәм артыш күркәсе, 1 аш кашыгы кипкән укроп орлыгын кушып, шуның 2 аш кашыгын термостагы 1 литр суга салалар, 3-4 сәгать төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр,иртән һәм кичен, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, яртышар стакан эчәләр.
1 октябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.53 сәгатьтә калка, 00.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.33 сәгать.
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын саклау мөһим, арка, умырткалык, йөрәк, кан тамырларын дәвалау, чыныгу уңай нәтиҗә бирә. Аппендикс, баш мие, нерв системасына операция ясатырга, камыр ризыкларын күп кулланырга ярамый. Кәбестә, яшел борчак, суган ашау файдалы.
2 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.20 сәгатьтә калка, 1.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.28 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Атеросклероздан дәва
Атеросклероз интектергәндә, 1 аш кашыгы киптереп вакланган бака яфрагы үләнен 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр, 1 сәгать эчендә әкренләп эчеп куялар. Яисә бака яфрагы үләне яфракларын турап, изәләр, согын сыгып алалар. Шулкадәр үк бал кушалар да, 20 минут пешерәләр. Көненә 2-3 аш кашыгы кабалар, өстен яхшылап ябып, салкынча караңгы урында саклыйлар. Яки 0,5 кг өлгергән дүләнә җимешен агач тукмак белән изәләр, ярты стакан су кушып, 40 градуска кадәр җылыталар, согын сыгып алалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә чи кабак согын көненә 2-3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.
3 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.43 сәгатьтә калка, 2.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.23 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
4 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.05 сәгатьтә калка, 3.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.19 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Сихәтле суган
Сугандагы С витамины организмның сак­лагыч көчләрен активлаштыра, аңардагы үсемлек антибиотиклары - фитонцидлар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә, ә магний иммун системаны ныгыта, стресска бирешмәүчәнлекне көчәйтә. 4-5 кыяк суган һәм 1 бәйләм петрушканы вак кына турап, тоз сибәләр, 10 минуттан соң шуның өстенә кабыгы әрчелгән 1 лимонны ваклап турыйлар, үсемлек мае сибәләр дә, итле ризыклар белән ашыйлар. Яки 1 бәйләм яшел суганны турап, бераз эремчек яки вак угычта уылган сыр кушалар, тоз сибеп, каймак яки йогурт салып болгаталар.
5 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.26 сәгатьтә калка, 4.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.14 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
6 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.48 сәгатьтә калка, 6.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.10 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Тәмле салат
2 шәр кг помидор һәм кыяр, 7 татлы борыч, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250г шикәр, 150 г үсемлек мае, 80 г аш серкәсе кирәк. Помидор, татлы борыч, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр, үсемлек мае, аш серкәсе салып, кайнарга куялар. Кыярны 1,5 см калынлыкта түгәрәкләп турыйлар. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салалар, 5 минут пешергәч, кайнар килеш стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев