Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

4 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.39 сәгатьтә калка, 6.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.01 сәгать. Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән...

4 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.39 сәгатьтә калка, 6.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.01 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Алоэ сихәте (1)
Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр. Туберкулез булганда, 100 әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан кайнар сөткә 1 әр аш кашыгын кушып эчәләр. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызалар. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куялар.
5 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.11 сәгатьтә калка, 7.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.57 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Алоэ сихәте (2)
Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнатып суытылган суда юып, турыйлар, марля аша согын сыгалар һәм су мунчасында 3 минут кайнатып алалар. Сокны тиз арада кулланып бетерү зарур, озак торса, сихәте калмый. Нурланыш белән йогышланганда, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, гастрит, ларингит, дизентерия булганда, яртышар чәй кашыгы сокны һәм балны 1 стакан җылы сөткә салып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна, аннары 2 атна ял иткәч, тагын кабатларга була.
6 ноябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.51 сәгатьтә калка, 9.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралаш­мас­ка, күз тию­дән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Алоэ сихәте (3)
Кавыктан котылу, чәчне куерту һәм ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртәләр, дәва курсы - 2-3 ай. Мондый битлек тә чәчкә бик файдалы: тигез микъдарда алынган бал, кастор мае, алоэ согын яхшылап болгатып, юеш чәчкә сылыйлар, бераздан соң шампунь белән юалар. Цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы авыртулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ препаратларын озак вакыт буе кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза.
7 ноябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка, 10.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.49 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
8 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.44 сәгатьтә калка, 11.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
9 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.54 сәгатьтә калка, 12.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.
10 ноябрь (җомга). Сәфәр аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.09 сәгатьтә калка, 13.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Консервланган борыч
5 кг төрле төстәге татлы борыч, 2 кузак ачы борыч, 3 баш сарымсак, 2 бәйләм укроп, 3 аш кашыгы серкә, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 әр стакан шикәр һәм үсемлек мае, ярты литр су кирәк. Майны җылытып, саламлап туралган борычны салалар, су һәм серкә өстәп болгаткач, тоз, шикәр, туралган ачы борыч һәм сарымсакны да кушып, 20 минут пешерәләр, вак итеп туралган укропны салып, тагын 5 минут пешерәләр, стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар, төреп суыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев