Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

2 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.05 сәгатьтә калка, 5.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.24 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча...

2 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.05 сәгатьтә калка, 5.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.24 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Сөт сихәте
Каты ютәлне сөт яхшы дәвалый. Ярты стакан кайнар сөткә шулкадәр үк селтеле минераль су ("Боржоми") кушып, яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал салып эчәләр. Сабыйларга исә җылы сөткә инжир салып бирәләр. Яисә 2 суганны вак кына турап, 1 стакан сөттә пешерәләр, 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Һәр 3 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. 5 баш суган, 1 баш сарымсакны вак кына турап, ярты литр сөттә йомшарганчы пешерәләр, аннары бал һәм бөтнек төнәтмәсе кушып, һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар.
3 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.40 сәгатьтә калка, 6.47 сәгатьтә бата. 18 сәгать 48 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.22 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Суган ширбәте
500 г суганны вак кына турап, 1 литр суга салалар, 400 г шикәр өстәп, сүрән утта 3 сәгать пешерәләр. Суытып, 50 г бал кушалар, шешәгә тутыралар. Ютәлне басу өчен, ашаганнан соң, көненә 4-6 аш кашыгы кабалар. Яки кичтән бер баш суганны вак кына турыйлар да, өстенә 2 аш кашыгы шикәр сибәләр. Иртән дару әзер. Көн буена суганын ашыйлар, суын эчәләр. Берничә көннән соң ютәл басыла.
4 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.26 сәгатьтә калка, 8.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.20 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
5 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.24 сәгатьтә калка, 9.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.18 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Ютәлдән дәва
Йокы алдыннан 1 стакан мәкле сөт эчү файдалы. 2-3 чәй кашыгы мәкне балчык савытта төеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, тондыралар, сөзеп, эчәләр. Яисә 1 чәй кашыгы балга 2 аш кашыгы әнис орлыгы һәм бер чеметем тоз кушып болгаталар, 250 мл су өстәп, кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Өлкәннәр һәр 2 сәгать саен 2 шәр аш кашыгы, балалар һәр 4 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы шикәрне куе көрән төскә кергәнче ут өстендә тоталар, аннары сөтле чынаякка агызалар. Барлыкка килгән "кәнфит"не авызда тулысынча эреп беткәнче суыралар.
6 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.34 сәгатьтә калка, 10.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
7 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.51 сәгатьтә калка, 11.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Җиләкле май
Күп кеше, холестерин микъдары артудан куркып, атланмай ашамый. Организмга исә бу витаминлы продукт бик кирәк. Майның зыянын киметү өчен, аңа мүк җиләге кушалар. 200 г йомшартылган майга чирек стакан мүк җиләге, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин һәм 1 аш кашыгы бал кушып, блендерда болгаталар да, икмәккә ягып ашыйлар.
8 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.11 сәгатьтә калка, 11.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Күрәгәле кишер күптермәсе
3 кишер, 1әр стакан шикәр һәм күрәгә, ярты стакан кефир, стакан ярым он, 5 грамм сода, серкә, ванилин кирәк. Кишерне вак угычтан уып, өстенә шикәр сибәләр, шуңа серкә белән сүндерелгән сода кушып, болгаталар да, ярты сәгатькә суыткычка куялар. Аннары кефир, он, ванилин өстәп, камыр туглыйлар, туралган күрәгәне кушалар. Атланмай белән майланган табага агызып, 180-200 градуслы газ мичендә пешерәләр. Суынгач, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев