Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

30 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.33 сәгатьтә калка, 4.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай...

30 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.33 сәгатьтә калка, 4.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый - теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Сарымсак мае тамырларны киңәйтә
Уртача зурлыктагы сарымсакны чис­тартып, изәләр, пыяла банкага салып, өстенә 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае агызалар да, яхшылап болгатып, суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 атнадан дәвалана башларга була. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушып эчәләр. Дәва курсы - 1 ай, аннары 1 ай ял итәләр һәм курсны кабатлыйлар.
31 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.11 сәгатьтә калка, 5.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Яраткан ризык
Нинди дә булса ризыкны бик тә ашыйсы килә икән, организм җибәргән бу сигналны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Немец диетологлары фикеренчә, ниндидер бер ризыкка ихтыяҗ кайбер авырулар барлыгына ишарәли. Мәсәлән, даими рәвештә лимон ашыйсы килү теләге - үт куыгы һәм бавырның нормаль эшчәнлеге бозылу билгесе. Кәбестә яратучыларның, гадәттә, эчәклек, ә зәйтүн җимешенә битараф булмаганнарның калкансыман биз авыруларыннан интегүе ихтимал. Кальций җитмәгән кешенең гел туңдырма ашыйсы килә. Алмасыз тора алмаганнарның канында холестерин дәрәҗәсе югары була, бу исә кан тамырларында атеросклероз китереп чыгарырга мөмкин.
1 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.02 сәгатьтә калка, 6.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашамау хәерлерәк, балан, мүк җиләге ашау файдалы.
2 гыйнвар(сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.06 сәгатьтә калка, 8.01 сәгатьтә бата. 5 сәгать 25 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Очкылык тоту
Диафрагма янындагы эчке әгъзаларның ярсуы нәтиҗәсендә, күп ашаудан, коры ризыктан, кысып торган киемнән баш миенә сигнал китә, диафрагма кыскара һәм кешене очкылык тота башлый. Озакка сузылган очкылык тоту яки аның еш кабатлануы үпкә яман шеше, инфаркт, кан тамырлары чирләре барлыгын күрсәтергә мөмкин. Очкылыкны басу өчен 1 стакан суны вак кына йотымнар ясап эчәргә яки лимон телеме суырырга була. Кайвакытта тирән сулыш алып, һава йоту да ярдәм итә. Гиппократ исә төчкереп карарга киңәш итә. Тиз-тиз итеп нинди дә булса тизәйткечне берничә тапкыр кабатлау да булышырга мөмкин.
3 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.22 сәгатьтә калка, 8.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Күбрәк яшелчә ашау файдалы.
4 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.43 сәгатьтә калка, 9.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Тамак авыртканда
Аңкау бизләре (гландалар) ялкынсынса, кабыгы белән йомырка пешереп, яулыкка төрәләр дә, 10 минут буе авырткан урынга куеп торалар. 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы сода салалар, 10 тамчы йод тамызалар, җылымса килеш әледән-әле тамакны чайкыйлар.
5 гыйнвар(җомга). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 10.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Ширбәт
100 мл сөт, 150 г атланмай, 400 г шикәр, 200 г кыздырылмаган арахис, 100 г какао порошогы һәм 200 г коры сөт кирәк. Арахисны газ мичендә җиңелчә генә киптереп алып, кабыгыннан чистарталар. Сөт, шикәр һәм майны сүрән утта куерганчы пешерәләр, шуңа коры сөт һәм какао порошогы, чикләвекне салып болгаталар да, формага салып, суыталар. Силикон форма булса бик яхшы, башка форма булса, аңа башта полиэтилен пленка җәяргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев