Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

17 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.16 сәгатьтә калка, 17.35 сәгатьтә бата. 00 сәгать 07 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.57 сәгать. Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне...

17 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.16 сәгатьтә калка, 17.35 сәгатьтә бата. 00 сәгать 07 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.57 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
Хәтерне яхшыртып була
Хәтерне саклауда иң мөһим чара - дөрес туклану. Организмда цинк, магний һәм кальций җитешмәгәндә хәтер зәгыйфьләнә. Шунлыктан цинкка бай булган сыер ите һәм бавыры, йомырка, карабодай ярмасы, сыр; магний һәм кальцийга бай фасоль, чөгендер, күрәгә, йөзем, чикләвек һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк кулланырга кирәк.
18 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 18.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә - хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Бавырны чистарту
1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда, җылы урында, төреп, 1 сәгать төнәтәләр. Бер үк вакытта икенче төнәтмәне дә әзерлиләр: 15 г вакланган кычыткан тамырын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр, сөзәләр, яфрак төнәтмәсенә кушалар, тәменчә бал өстиләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2 атна.
19 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.55 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.06 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.
20 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,7.15 сәгатьтә калка, 21.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Бал сихәте
Балаларда энурез булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 1 чәй кашыгы бал кушып болгаталар да, көненә 2 тапкыр - иртән ашаганчы һәм кич, йокларга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчертәләр. Миокард инфарктыннан соң дәваланганда, 1 стакан кайнаган җылы суга 1 аш кашыгы бал, 1-2 тамчы лаванда мае кушып, 3 атна буе эчәләр. Гипертония интектергәндә, яртышар стакан чөгендер, керән соклары һәм балга ярты лимон согы кушалар да, 2 ай буе, көненә 2-3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы эчәләр. Ишемия булганда, 1 стакан гөлҗимеш согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Тешләрне агартыр өчен, аларга аена 3-4 тапкыр бал сөртергә кирәк.
21 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.38 сәгатьтә калка, 22.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
22 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.06 сәгатьтә калка, 23.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.20 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Экземадан дәва
Яран гөле яфракларын суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, бүлмә температурасына кадәр суытып, экземалы җирне шуңа тыгып утыралар, яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырткан урынга куялар. Яисә пешкән сарымсакны шулкадәр үк бал кушып изәләр дә, бинтка сылап, экземалы җиргә куялар, өстенә кәгазь каплап, бинт белән бәйлиләр.
23 март (җомга). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.40 сәгатьтә калка, 0.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Кыздырылган бавыр
Сыер бавырын элпәләреннән чистарталар да, 1,5 см калынлыктагы ярты уч зурлыгында шакмаклап яки турыпочмаклап кисәләр. Полиэтилен пакетка салып, өстенә 1-2 уч чәй содасы сибәләр дә, яхшылап болгатып, 4 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары дуршлагка бушатып, салкын су белән юалар. Суы сарыккач, үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алалар, тирән табага бушатып, 2-3 кашык каймак, кара борыч, тоз, 1-2 баш шакмаклап туралган суган өстиләр (яки кыздырып кушалар), өстенә капкач ябып, 20 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев