Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама

5 май (шимбә). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать. Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв сис­темасы,...

5 май (шимбә). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв сис­темасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә. Бүген кыяр, ташкабак, кабак, кузаклылар, чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей, редис чәчәргә, бәрәңге, чәчәк кәбестә, күпьеллык чәчәкләр утыртырга, тамыразыкларга органик ашлама кертергә була.
Күзләр ярдәмгә мохтаҗ
Күз авыруларын (шул исәптән кара су авыруы - глаукоманы) кисәтү өчен, атнага 2-3 тапкыр сыер бавыры, йомырка, атланмай, тәрәч бавыры ашарга кирәк. Күзнең А витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерергә:
- 1 стакан кишер согы яки гөлҗимеш төнәтмәсе, 1 литр сөт;
- кузгалак, йомырка һәм каймак салынган 1 тәлинкә кәбестәле аш;
- берничә кәбестә яфрагы һәм 1 кишердән үсемлек мае белән ясалган салат;
- 2 уртача помидор яки кызыл татлы борыч, салат, шпинат, петрушка, укроп, яшел суганнан үсемлек мае белән ясалган салат җитә.
6 май (якшәмбе). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.33 сәгатьтә калка, 8.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.41 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Меңьяфрак дәвалый
Диарея интектергәндә, 1 аш кашыгы вакланган меңьяфрак үләнен 1 стакан салкын суга салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 15 минут пешерәләр дә, суытып, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр 100-300 әр г эчәләр.
7 май (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 9.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Быел 7 һәм 8 майда үсемлекләр чәчмәскә һәм утыртмаска киңәш ителә, бакча казырга ярый.
8 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.39 сәгатьтә калка, 10.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.50 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хуп­ланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Зәйтүн мае
Зәйтүн җимешләрендә кешегә кирәкле барлык микроэлементлар да бар. Зәйтүн мае А, Д, Е витаминнарына бай. Аңардагы Е витамины майларда эрегән башка витаминнарның үзләштерелүенә булыша. Зәйтүн маен даими кулланган баланың сөякләр системасы ныгый. Аңардагы туендырылмаган май кислоталары кандагы глюкоза микъдарын киметә (симерүдән саклый), йөрәккә, ашкайнату әгъзаларына уңай тәэсир ясый. Зәйтүн мае кан басымын төшерә, тромблар барлыкка китерә торган күзәнәкләр санын киметә, коры тирене йомшарта, күзәнәкләрдәге дымны саклый, тирене картайтмый.
9 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.04 сәгатьтә калка, 11.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.53 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. 9-11 майда кыяр, ташкабак, кабак, салат, редис, чөгендер, кишер, борчак, фасоль, яшел тәмләткеч үләннәр, теләсә нинди чәчәкләр чәчәргә, иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга, җылы урынга томат, кыяр, чәчәк кәбестә үрентеләрен чыгарып утыртырга була.
10 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.26 сәгатьтә калка, 12.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.57 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Чәч коелганда
2 шәр аш кашыгы коры горчица, шикәр, су, әрекмән яки касторка мае, 1 йомырка агын кушып, баш тиресенә сөртәләр, полиэтилен, аннары җылы сөлге урап, 30 минут тоталар да, юалар.
11 май (җомга). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.45 сәгатьтә калка, 14.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.01 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Кабарып пешкән коймак
Ярты литр кефирга 1 чәй кашыгы сода салып, яхшылап болгаталар, 10 минуттан соң 2 аш кашыгы шикәр, бер чеметем тоз, 2,5 стакан он өстәп, туглыйлар (каймак куелыгында булырга тиеш). Сүрән утта үсемлек маенда кыздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев