Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 24нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 23.29 сәгатьтә калка, 17.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.18  сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Йөрәккә ярдәм

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, гөл­җи­меш, кызыл миләш, дүләнә, балан җи­ләкләре, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда алып, 1 стакан кушылманы 1 литр кайнар суда төнгелеккә калдыралар да, көне буена чәй урынына эчәләр. Озак вакыт буе шулай дәвалану файдалы. Миокард инфарктыннан соң йөрәк мускулында барлыкка килгән җөйләрдән котылу өчен, термоска 1 аш кашыгы канлут үләне (чис­тотел) салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар, 15 минут төнәтәләр, сөзеп, суыткычта саклыйлар, иртән ач карынга 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 10 көн. Инфаркттан соң хәлне яхшырту өчен, 200әр грамм вакланган суган һәм балны кушып, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кичләрен 1 стакан әчегән сөт белән 1-2 бүлем сарымсак ашау да йөрәк мускулын ныгыта.

10 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 25нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы.  Ай Арыслан  йолдызлыгында, 0.45 сәгатьтә калка, 18.19 сәгатьтә бата.  4нче фаза.  Көн озынлыгы 13.13 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Сабынлы суган дәвалый

Чуан чыкканда, тигез микъдарда алынган уылган суган, балалар сабыны һәм туңмайны бераз җылытып, яхшылап болгаталар да, дүрткә бөкләнгән марляга сылап, фурункулга төнгелеккә бәйләп калдыралар. Көн буена йөрергә дә була. Сызлау басыла, эрен суырылып чыга, җәрәхәт урыны тиз төзәлә. Яисә 1әр чәй кашыгы шикәр, уылган балалар сабыны һәм туңмайны кушып болгатып, чуан өстенә компресс куялар.

11 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 26нчы көне. 26нчы Ай тәүлеге. Ай  Арыслан йолдызлыгында, 2.04 сәгатьтә калка, 18.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 13.08 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Ютәлдән – шалфей

Ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан  суда кайнатып чыгаралар, йок­ларга ятканда кайнар килеш эчәләр. Яисә 1 стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы алма серкәсе кушып болгаталар да, бераз төнәткәч, согын сыгып алалар, аннары шуның белән тамакны чайкыйлар.

12 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Арыслан йолдызлыгында, 18.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 13.04 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Сихәтле катнашма

Академик Амосов, операциядән соң организм тизрәк сихәтләнсен өчен, мондый катнашма белән дәваланырга киңәш иткән, ул сәламәт кешеләр өчен дә бик файдалы: 300 әр грамм йөзем, күрәгә, инҗир, кара җимеш, әстерхан чикләвеген һәм кабыгы белән 1 лимонны иттарткычтан чыгаралар да, 300 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта пыяла савытта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

13 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кыз йолдызлыгында, 3.22 сәгатьтә калка, 18.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 12.59 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

14 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Кыз йолдызлыгында, 4.40 сәгатьтә калка, 19.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 12.55 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

15 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай  тәүлекләре.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.56 сәгатьтә калка, 19.06 сәгатьтә бата. 4 сәгать 40 минуттан яңа Ай.   Көн озынлыгы  12.50 сәгать.

Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Тозлы кәбестә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп,  1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар:  уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм төелмәгән кара борыч, кәбестә;  аннары тагын  кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач,  зур тәлинкә  белән каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев