Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.17 сәгатьтә калка, 13.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйлә­нә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Әфлисун сихәте

Югары температураны төшерү өчен, 3-4 бүлем әфлисунны ярты стакан җылы суда 30 минут төнәтәләр, көненә берничә тапкыр эчәләр. Тамак авыртканда, эренле ангина булганда, әфлисун кабыгын чәйнәргә кирәк. Әфлисун кабыгын чәйнәү ашкайнатуны да тизләтә, аппетитны яхшырта, үт куыгы авыруларыннан саклый. Күрем вакытында эч авыртканда, каты шешенгәндә, әфлисун кабыгыннан чәй  пешереп эчү булыша.

10 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 5.41 сәгатьтә калка, 14.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Кан тамырларын чистарту

Ярты литрлы банкага чирек стакан укроп орлыгы, 1 аш кашыгы вакланган валериана тамыры, ярты стакан бал салып болгаталар да, кайнар су белән тутыралар. Банканың капкачын яхшылап ябып, җылы урында тәүлек буе төнәтәләр. Сөзеп, суыт­кычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 2 атнадан соң нәтиҗәсе күренә.

11 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.09 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Лимонлы бал йоклата

Йокысызлыктан интеккәндә, 1 стакан җылы суга ярты лимон согы һәм 2 чәй кашыгы бал салып болгаталар да, йокларга ятар алдыннан эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы укроп орлыгын (йә вак туралган яшел укропны) 1,5 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр дә, көн буена эчеп бетерәләр.

12 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 8.38 сәгатьтә калка, 14.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Тавыш карлыкканда

Берничә баш сарымсакны вак кына турап, күмелгәнче бал салалар, 20 минут пешерәләр. Суыталар, аннары тагын пешерәләр. Шулай 3 тапкыр кайнаткач, иләк аша сөзәләр, суыталар. Сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 1 стакан кайнар суда 1 чәй кашыгы сода, ярты чәй кашыгы диңгез тозы эретәләр, көненә 3-6 тапкыр тамакны шуның белән чайкыйлар.

13 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 30  нчы көне. 1нче, 2 нче Ай  тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.01 сәгатьтә калка, 15.20 сәгатьтә бата. 2 сәгать 32 минуттан яңа Ай.  Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

14 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,  11.06 сәгатьтә калка, 16.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Иммунитетны ныгыту

200 әр грамм күрәгә белән инҗирне юып,  салкын суда 10 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 грамм төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар.  Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

15 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Сукояр йолдызлыгында, 11.47 сәгатьтә калка, 17.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Сыр ясау

1 литр сөт, 1 кг эремчек (авыл сөте һәм эремчеге булса, яхшырак), 100 г атланмай, 2 йомырка, 1 әр чәй кашыгы сода һәм тоз кирәк. Сөтне кайнатып чыгаралар, эремчек салалар, кайнап чыккач ук, уттан алып сөзәләр. Атланмайны эретеп, шуңа эремчек, йомырка, сода, тоз салып, яхшылап болгаталар, 20 минут пешерәләр. Шуннан соң, формага салып, тыгызлап бастырып, салкын урынга куялар. Сыр озаграк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә генә бара. 2 көндә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев