Айга кырын карама (8-14 март)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
8 март (шимбә). Рамазан аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.45 сәгатьтә калка, 4.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.14 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Бөтнекле чәй
Ашказаны эшен җайга салу өчен, 1 әр чәй кашыгы бөтнек һәм мелиссаны 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, бал яки кура җиләге кайнатмасы белән эчәләр. Мондый чәй нервларны да тынычландыра, кан басымын да төшерә.
9 март (якшәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.07 сәгатьтә калка, 5.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.18 сәгать.
Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Инҗир – йөрәккә шифа
Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бума чире (бронхиаль астма), ютәл, ангинадан дәваланганда да инҗир – алыштыргысыз җимеш.
10 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.36 сәгатьтә калка, 5.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.23 сәгать.
Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
Гипертониядән – лимонлы бал
1әр стакан кишер согы, бал һәм лимон согын кушып, яхшылап ябыла торган банкада салкынча караңгы урында саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 2 ай.
11 март (сишәмбе). Рамазан аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.06 сәгатьтә калка, 5.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.27 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Хуш исле дару
Мандариндагы нобилетин матдәсе кандагы холестерин һәм инсулин микъдарын киметә, шуңа әлеге тәмле җимеш кан тамырлары һәм йөрәк чирләреннән дә, диабеттан да саклый икән. Ул әле аппетитны да яхшырта, организмны витаминнарга баета, ашкайнатуны да тизләтә.
12 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.31 сәгатьтә калка, 6.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.32 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Суган дәвалый
Үпкәдә яман шеш булганда, дарулар белән бергә болай дәвалану да файдалы: шәмәхә төстәге суганны вак кына турап, 1 литрлы банкага яртылаш тулганчы салалар, өстенә бал агызып тутыралар, салкынча караңгы урында (суыткычта да ярый) 2 атна төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар, көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.
13 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.51 сәгатьтә калка, 6.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.38 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Сельдерей согы
Подагра, ревматизм, полиартрит кебек чирләрдән интеккән өлкән яшьтәге кешеләргә көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, сельдерей тамыразыгының яңа сыгылган 1-2шәр чәй кашыгы согын эчү файдалы.
14 март (җомга). Рамазан аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.09 сәгатьтә калка, 6.13 сәгатьтә бата. 9 сәгать 54 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.42 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Караҗимешле катламалар
800 г майсыз сыер ите, 150 г төшсез караҗимеш, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Итне 6-7 мм калынлыктагы телемнәргә бүлеп, һәркайсын агач чүкеч белән суккалап йомшарталар, тоз һәм борыч сибәләр, буена 2-3 караҗимеш куеп, рулет итеп төрәләр, тешказыгычлар белән беркетәләр. Табада 2 аш кашыгы үсемлек мае җылытып, катламаларны шунда тезәләр дә, әйләндерә-әйләндерә кыздырып алалар. Аннары газ мичендә әзер булганчы пешерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев