Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 гыйнвар, 2023 ел)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 7 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Кысла йолдызлыгында, 16.04 сәгатьтә калка, 10.07 сәгатьтә бата. 2 сәгать 09 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 7.16 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

8 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне.17 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кысла йолдызлыгында, 17.18 сәгатьтә калка, 10.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.18 сәгать. 

 Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Баллы әнис

Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 грамм бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.

9 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.37 сәгатьтә калка, 10.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.20 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

10 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.54 сәгатьтә калка, 11.03 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.23 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Баш әйләнсә

1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, суынганчы төнәтәләр. Сөзәләр, өчкә бүлеп эчәләр. Яки 1 аш кашыгы үләнне 2 литр кайнар суда пешереп, көн буена чәй урынына эчәләр. Баш шаулаганда исә яртышар стакан суган согы һәм балны кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

11 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 21.13 сәгатьтә калка,  11.11 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.26 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

12 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында,22.32 сәгатьтә калка, 11.17 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.28 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

13 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 11.23 сәгатьтә бата.  3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.31 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Челтәрле белен

1 литр сөт (йә яртышар литр сөт һәм су), 3 йомырка, 2 чәй кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы тоз, 100 грамм үсемлек мае,  бер чеметем соданы (серкә белән сүндерергә кирәкми)  кушып, яхшылап болгаталар, аннары сыек каймак куелыгында булганчы он кушып, төерләре калмаслык итеп туглыйлар. Челтәрле булсын өчен, майлы табада пешерергә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев