Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 май (шимбә). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.42 сәгатьтә калка, 4.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Организмны чистарту (1)

Организмны шлаклардан чистарту өчен, дөрес туклану таләп ителә. 8 көнгә исәпләнгән биоген диета организмны “генераль җыештырып” кына калмый, тирене яңарту процессларын тизләтә, метаболизмны активлаштыра, күзәнәкләрнең туенуын җайга сала. Яшәртү өчен дә файдаланыла торган әлеге диета нигезендә барлык ашамлыкларны 4 төркемгә бүлү ята: 1) биоген (үсемлек орлык-төшләре, җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары); 2) биоактив (чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, чикләвек, әчетелгән сөт ризыклары); 3) биостатик (пешкән яшелчә һәм ярма, балык, ит, кош ите, диңгез ризыклары); 4) биоцид (рафинадланган һәм туендырылган-куертылган ризыклар, составында төрле буягыч, консервант, эмульгатор булган ашамлыклар). Диета вакытында 4нче төркемгә кергән ризыкларны куллану бөтенләй тыела, ә 3 нче төркемдәгеләрен куллану өлешчә чикләнә. 

7 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 4.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.43 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Организмны чистарту (2)

1-2 нче көннәр. Иртән ач карынга – 1стакан чиста чишмә суына ярты лимон согы һәм 1 чәй кашыгы бал кушып эчәләр. Көн буена яңа сыгылган яшелчә һәм җимеш соклары, бал белән үлән чәе эчәләр, әз генә җиләк-җимеш ашыйлар. 

8 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 18нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.38 сәгатьтә калка, 5.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.47 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Организмны чистарту (3)

3-8 нче көннәр. Иртән ач карынга – 1 стакан лимонлы чишмә суы. Аннан соң 1 һәм 2 нче төркемгә кергән ризыкларны ашарга ярый: яңа сыгылган соклар, җиләк-җимеш, көнбагыш, көнҗет яки кабак төше өстәлгән яшелчә салатлары, үлән чәйләре хуплана. Боларны теләсә күпме ашау һәм эчү зыянсыз. 3 нче төркемгә кергән ризыклар – пешкән балык (бозау ите, кош ите), мичтә пешкән бәрәңге, шулай ук сыр һәм креветка белән сыйлану да рөхсәт ителә. 

9 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.40 сәгатьтә калка, 6.04 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.51 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

10 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.30 сәгатьтә калка, 7.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.55 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Сары чыбык

Ревматизм, подагра булганда, бөер авырулары интектергәндә, бөердәге ком-ташларны чыгару өчен кулланыла. 6 чәй кашыгы вакланган сары чыбык (золотарник) үләнен 2 стакан салкын суда 8 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эренле җәрәхәтләрне төзәтү өчен, яңа җыелган сары чыбыкны иттарткычтан чыгарып яки кипкән яфракларын порошок итеп төеп, бераз су кушып җебетеп, ярага ябалар. 

11 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.44 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.59 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

12 май (җомга). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.59 сәгатьтә калка, 10.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.03 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Эремчекле көпшә

300 г эремчек, 200 г атланмай, 2 стакан он, чирек стакан шикәр оны, пычак очында тоз, сода, серкә кирәк. Йомшарган майны шикәр оны белән яхшылап изәләр. Он, тоз, эремчек, серкә белән сүндерелгән сода өстәп, камыр басалар. Икегә бүлеп, мөмкин кадәр юкарак итеп җәяләр. Түгәрәк җәймәләрне (торт кискән кебек) 16 шар өчпочмак килеп чыгарлык итеп кисәләр. Киңрәк ягыннан башлап, көпшә итеп төрәләр. Майланган табага тезеп, 200 градуслы газ мичендә 12 минут пешерәләр. Табынга куйганда, өстенә шикәр оны сибәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев