Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (5-11 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

5 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 18нче көне. 20 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кучкар йолдызлыгында, 22.00 сәгатьтә калка, 9.25 сәгатьтә бата. 3нче фаза.  Көн озынлыгы 15.49 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Холестеринны киметеп була

Көн саен 2 кишер ашау ярты елда холестерин микъдарын 10-20 процентка киметә ала. Көн саен 1 бүлем сарымсак ашау кандагы куркыныч холестерин күләмен ярты елда 44 процентка азайтырга мөмкин. Көн саен 1 грейпфрут ашау 8 атнада холестерин микъдарын 6 процентка төшерә, тик әлеге җимешне ач карынга һәм дару эчәр алдыннан ашарга ярамый.

6 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 19нчы көне. 21нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кучкар йолдызлыгында, 22.08 сәгатьтә калка, 10.56 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 15.45 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай.

7 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 20нче көне. 22нче Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау  йолдызлыгында, 22.17 сәгатьтә калка, 12.27 сәгатьтә бата. 3нче фаза.  Көн озынлыгы 15.42 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Стенокардиядән – җимеш суы

Стенокардия (күкрәк бакасы) интектергәндә, 4әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм дүләнә җимешләрен 2 литр кайнар суга салып, 2 көн төнәтәләр дә, марля аша сөзеп, ашаган саен 1әр стакан эчәләр. Дәва курсы – 2-3 атна.

8 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 21нче көне. 23 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 13.57 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 15.38 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Инсульттан соң

1 кг лимонны иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла банкада саклыйлар. Һәр иртәне 1 бүлем сарымсак белән ашыйлар. Яисә икешәр лимон һәм әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар да, тәүлек буе бүлмә температурасында тоткач, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар.

9 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 22нче көне. 24нче Ай  тәүлеге.  Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 13.57 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 15.34 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

10 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 23нче көне. 25нче Ай  тәүлеге. Ай  Игезәкләр  йолдызлыгында, 23.08 сәгатьтә калка, 16.55 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 15.29 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Прополислы май

Прополис гөмбәчек, бактерия һәм вирусларны юк итә, һәм, антибиотиклардан аермалы буларак, аларның берсе дә аңа яраклаша алмый. Грипп, туберкулез, дифтерия китереп чыгаручы вирусларны җиңәргә сәләтле. Файдалы үзлекләрен әллә ничә ел саклый. 90 миллилитр чистартылмаган үсемлек маен 3-4 минут кайнатып, 80 градуска кадәр суыталар да, 10 грамм прополис өстәп, ул эреп беткәнче 15-20 минут болгаталар. 2 кат марля аша сөзеп, суыталар. Суыткычта 1 ай саклана. Мондый май яраларны бик шәп төзәтә, вагинит, кольпит, кандидозны дәвалый. Прополис маен эчкәндә исә ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләре тиз төзәлә, яман шеш күзәнәкләре үсүдән туктый, холестерин микъдары кими, иммунитет ныгый.

11 август (җомга). Мөхәррәм аеның 24нче көне. 26нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.44 сәгатьтә калка, 18.11 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 15.25 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Маринадланган кыяр

Кечкенә кыярларны (корнишон) 4 сәгатькә салкын суга салып куялар. 1 литрлы 4 банкага җитәрлек маринад әзерлиләр: 2 литр суга 7 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 180 мл 9 процентлы серкә өстиләр. Банкаларга дүрткә бүленгән 1әр кишер, боҗралап туралган 1 әр баш суган, 1-2 шәр укроп зонтигы, тыгызлап кыярларны тутыралар да, кайнап торган маринадны коеп, тимер капкач белән каплыйлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев