Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 март (шимбә). Шәгъбән аеның 12нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 7.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.53 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Глицеринлы лимон

Ютәлдән иң нәтиҗәле чараларның берсе бу. Лимонны (кабыгы белән) суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Урталай кисеп, стаканга согын сыгалар. 2 аш кашыгы глицерин кушып, бик әйбәтләп болгаталар, стакан тулганчы сыек бал өстиләр. Көнгә 3 тапкыр (ашар алдыннан) һәм төнгелеккә 2 шәр чәй кашыгы кабалар. 

5 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 13нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.21 сәгатьтә калка, 7.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.58 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Суганлы шикәр ширбәте

Чиста табаны сүрән утта җылытып, шуңа 2 аш кашыгы шикәр салалар да, гел болгатып торып, эретәләр. Көрәнсу төскә кергәч, уттан алып, 1 стакан кайнар су өстиләр. Болгатып, суыталар, ярты лимон согы, 1 баш суган согы кушалар. Ярты сәгать саен 1әр йотым эчеп торсаң, мондый ширбәт ютәлне бик тиз баса. Балага эчертергә кирәк булса, суган суын кушмасаң да була. 

6 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 14нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.35 сәгатьтә калка, 7.23 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Эвкалипт төнәтмәсе

Салкын тиюдән саклану өчен, тамакны көн саен эвкалипт төнәтмәсе белән чайкау файдалы. Моның өчен 1 аш кашыгы яфракны 1 стакан суда төнәтәләр. Яисә 1 аш кашыгы ромашка, 2 чәй кашыгы бөтнек, 1 чәй кашыгы тырнак гөл чәчәген яки нарат бөресен 1 стакан кайнар суда 20 минут пешерәләр дә, шуны сөзеп, 1 аш кашыгын ярты стакан җылы суга кушып, тамакны чайкыйлар. 

7 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 15нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.57 сәгатьтә калка, 7.36 сәгатьтә бата. 15 сәгать 40 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 11.07 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

8 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.15 сәгатьтә калка, 7.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Сарымсак согы

Артрит, артроз кискенләшкәндә, башка сәбәптән буыннар сызлаганда, сарымсак булыша. Аны вак угычта кырып, согын сыгып алалар. Көненә 4 тапкыр 10ар тамчы кабалар, артыннан җылы сөт эчәләр. Төнгелеккә авырткан буыннарга сарымсак согында чылатылган марля бәйләп яталар. Әмма тирегә башта нинди дә булса май сөртергә кирәк, югыйсә сарымсак согы пешерергә мөмкин. 

9 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.35 сәгатьтә калка, 7.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.16 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Чәч коелса

1 әр аш кашыгы бал һәм алоэ согы, 1 чәй кашыгы сарымсак согы, 1 йомырка сарысын кушып, яхшылап болгаталар, баш тиресенә сөртеп, өстеннән полиэтилен башлык кияләр, 20 минуттан соң шампунь белән юып, кычыткан төнәтмәсе белән чайкыйлар. Мондый компрессны атнасына 2-3 тапкыр ай буена ясау бик файдалы. 

10 март (җомга). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.58 сәгатьтә калка, 7.54 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.21 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Шоколадлы кекс

200 г атланмайны эретеп, 1,5 стакан шикәр, ярты стакан сөт, 1 аш кашыгы какао кушып болгаталар, кайнатып чыгара язалар. Ярты чынаягын соңыннан бизәү-ялтырату өчен калдыралар. Калган өлешенә, суынгач, күпертелгән 4 йомырка, ярты чәй кашыгы сода яки 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, йөзем, 2 стакан он, ванилин кушып туглыйлар. Махсус формага агызып, 220 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәләр, бераз суынгач, өстенә аерып калдырылган ширбәтне сылыйлар, ул кекска искермичә озаграк саклану мөмкинлеге бирә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев