Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (4-10 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

4 май (шимбә). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 14.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.34 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Тырнак гөл сихәте (1) 

Тамак авыртканда, грипп, ангина булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суда бераз суынганчы төнәтәләр дә, сәгать саен тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы төнәтмәне, шулкадәр үк суга кушып, сәгать ярым саен эчәләр. Грипп йоктырганда, яртышар стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәләр. Яртылаш су кушып, көненә 3 тапкыр борынны юдырталар. Салкын тиюгә үк тигез күләмдә тырнак гөл чәчәген һәм эвкалипт яфрагын кушып, чәй пешереп эчсәң, тиз арада сихәтләнеп була. Вируслы кизүләр чорында, җәйге эсседә 1 чәй кашыгы чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп, бал кушып, ач карынга эчәргә кирәк. Дәва курсы 3 атнадан да ким булмаска тиеш. 

5 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.04 сәгатьтә калка, 16.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.38 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Тырнак гөл сихәте (2)

Баш бармак янындагы сөяк чыкмасын өчен, 4 аш кашыгы ваклап киптерелгәнчәчәкне шешәдәге 1 стакан алма серкәсенә салалар, 50 мл йод өстиләр, яхшылап болгатып, 14 көн тоталар, аннары аяк табаннарына һәм сөяк турысына иртән һәм кичен ышкыйлар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар. Авырту шундук басыла, аякларның аруы кими. Климакс вакытында хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен, 2 чәй кашыгы кипкән чәчәкне 2 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә баш авыртканда, баш әйләнгәндә, йокысызлык интектергәндә дә булыша. 

6 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.12 сәгатьтә калка, 17.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.42 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

7 май(сишәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.21 сәгатьтә калка, 19.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.46 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Йөрәккә шифа

Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.

8 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгез­бозау йолдызлыгында, 3.31 сәгатьтә калка, 20.47 сәгатьтә бата. 6 сәгать 29 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.50 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

9 май (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.49 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.54 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

10 май (җомга). Зөлкагдә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 4.15 сәгатьтә калка, 23.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.58 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Күркә кайнатмасы

Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва. Чыршы яки нарат күркәсен 15 майдан 15 июньгә кадәр, ачылганчы җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә башташирбәт ясыйлар: 2 стакан суга 1,5 килограмм шикәр салып, сүрән утта кайнаталар, куерып, үтәкүренмәлегә әйләнгәч, сүндерәләр. Юылган күркә өстенә (кайберәүләр 1 сәгать, кемнәрдер исә 12 сәгать суда тотарга куша) ширбәтне салып, өстен каплап, 4 сәгать тоталар. Аннан соң утка куеп кайнатып чыгаралар, әмма кайнатмыйлар. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйлар. Ахыргысында 45 минут кайнаталар, бераз суынгач, банкаларга тутыралар. Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, бала имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2 аш кашыгыннан артык ашарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев