Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (31 декабрь – 6 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

31 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.50 сәгатьтә калка, 2.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Алоэ ширбәте

Барлык төр ангина, коклюш, бронхит, үпкә ялкынсынуы вакытындагы ютәлне йомшарту өчен, алоэ ширбәте кулланалар. Киң авызлы пыяла савытның яртысына кадәр вакланган алоэ яфрагы салып, шикәр белән күмәләр, марля белән каплыйлар. 3 көн төнәткәч, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар.

1 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.50 сәгатьтә калка, 3.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Алмалы бәрәңге

Уртача зурлыктагы алма, суган, бәрәңгене 1 л суга салып, кайнатып чыгаралар да, су яртылаш кимегәнче пешерәләр. Көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабу хроник ютәлне баса. 

2 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 11нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 4.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

3 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.17 сәгатьтә калка, 5.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Иммунитетны ныгыту

Иммунитетны ныгыту өчен көн саен гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә, 1 чәй кашыгы кызыл миләш ашап куярга, 1 аш кашыгы үсемлек маена турап салынган ярты баш суган ашарга кирәк – бернинди салкын тию дә янамаячак. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, кишер согы эчү дә файдалы. 

4 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.39 сәгатьтә калка, 7.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Сырганак сихәте

Сырганак җиләге аскорбин, шәраб, кузгалак, гәрәбә кислоталарына бай. Күз күреме начарланганда, катаракта башланганда, түбән кислоталы гастрит вакытында, хроник эч кипкәндә болай дәвалану файдалы: 2 аш кашыгы җиләкне төеп, стакан ярым кайнар суга салалар, җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Авитаминоз, азканлылыкны дәвалау, химия терапиясе курсыннан соң хәл кертү өчен, 3 өлеш суга 1 өлеш сырганак согы кушып, ашаганнан соң, көненә 2-3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 

5 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 14.13 сәгатьтә калка, 18.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Ревматизмнан дәва

Кечкенә киндер капчыкка солы салып, суда кайнатып чыгаралар. Кайнар килеш, авырткан урынга куялар. Тәмам сихәтләнгәнче, берничә тапкыр шулай кабатлыйлар. 

6 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 15.01 сәгатьтә калка, 9.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Катламлы күптермә

1 кг бәрәңге, 0,5 кг тавыкның түш ите, 2-3 кишер, 2-3 баш суган, 1 стакан пешкән фасоль, уылган сыр, әз генә атланмай, майонез яки каймак кирәк. Калын төпле кәстрүлгә атланмай салып, түгәрәкләп туралган бәрәңге тезәләр, өстенә туралган түш итен тигезләп җәяләр, аннан соң боҗралап туралган суган, уылган кишер, фасоль, кабат бәрәңге җәяләр, өстенә майонез яки каймак сылыйлар, уылган сыр сибәләр һәм газ мичендә 40 минут пешерәләр. Катламнарның һәркайсына борыч, тоз, тәмләткечләр сибә баралар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев