Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 октябрь – 4 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.18 сәгатьтә калка, 17.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.28 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Инҗир сихәте

Бронхиттан инҗир бик әйбәт дәвалый. 3җимешне термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар сөт коялар, 2 сәгать төнәтәләр дә, ашаганнан соң яртышар стакан эчәләр. 

30 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.28 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.24 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Миләш дәвалый

Дәва максатларында миләшнең кайрысы, бөресе, яфрагы, чәчәге һәм җимеше кулланыла. Миләш кан тамырларының тышчасын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, шешне кайтара, атеросклероз, остеохондроз, подагра, ревматизм, бөер ташы авыруларын нәтиҗәле дәвалый. Ашказаны согының ачылыгын арттыру өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы миләш согы эчәләр. Төелгән миләш диабетны дәвалауда кулланыла. Миләш баш авыртканда, ютәлләгәндә, эч киткәндә, күңел болганганда булыша. Баш мие тамырлары склерозын дәвалау өчен, 200 грамм миләш кайрысын 2 литр суда 2 сәгать кайнаталар, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 30 ар грамм эчәләр. 

31 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.07 сәгатьтә калка, 20.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.19 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Глицеринлы лимон

Менә мондый катнашма бронхиттан бик шәп дәвалый. Лимонны суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Аннан соң урталай кисеп, согын стаканга сыгалар. Шуңа 2 аш кашыгы глицерин кушып болгаталар һәм стакан тулганчы бал өстиләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 2 шәр чәй кашыгы кабалар, йоклар алдыннан да эчәләр. Лимон согы урынына 100 мл алма серкәсе салырга да була. 

1 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.33 сәгатьтә калка, 22.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.15 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Кәбестә яфрагы

Әгәр пешкән урын бик озак төзәлми икән, болай дәваланып карарга була. Кәбестә яфрагын бик яхшылап ваклап, шуңа икегә бер исәбеннән чи йомырка агын кушалар, әйбәтләп болгаталар һәм җәрәхәткә ябалар. 

2 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,14.49 сәгатьтә калка, 23.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Әрекмән тамыры

Озак төзәлми торган җәрәхәтләрне әрекмән мае яхшы җыя. Яңа казып алынган әрекмән тамырын вак кына турап, өстенә көнбагыш мае салалар, 1 тәүлек төнәтәләр, аннан соң 15 минут кайнаталар да, суытып, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. 

3 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.01сәгатьтә калка, 1.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

4 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 2.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.02 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Помидорлы салат

2,5 кг кызыл помидор, 2 шәр кг башлы суган белән татлы борыч кирәк. Помидор һәм суганны – боҗралап, борычны саламлап турыйлар, һәркайсын аерым-аерым үсемлек маенда кыздыралар. Барысын бергә кушып, бик вак туралган 1-2 баш сарымсак өстиләр, тәменчә тоз, борыч сибәләр. Стериль банкаларга бүлеп, 20 минут стерилизациялиләр һәм тимер капкач белән каплыйлар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев