Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 март – 4 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 март (шимбә). Рамазан аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче  Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.17 сәгатьтә калка, 18.32 сәгатьтә бата. 13 сәгать 58 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.52 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

Лимонлы кабак 

1 кг кабак белән 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар, пыяла савытта караңгы урында саклыйлар. Гипертония интектергәндә, нервлар какшаганда, һәр ашау алдыннан 1әр аш кашыгы кабалар. 

30 март (якшәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 5.25 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  12.56 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Анар согы (1)

Салкын тигәндә һәм ютәлләгәндә көн саен ярты стакан анар согы эчү файдалы, аңа шулкадәр үк су кушып та эчәргә ярый. Тамак авыртканда, сок белән чайкарга кирәк. Ашказаны эшчәнлеге бозылганда, азканлылык булганда, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан анар согы эчәргә киңәш итәләр, дәва курсы – 2-4 ай. Канны токсиннардан чистарту өчен, елына 3 тапкыр 3әр атна болай дәвалану файдалы: яртышар стакан сокны беренче атнада көненә 3 тапкыр, икенчесендә – көненә 2 тапкыр, өченче атнада көненә 1 тапкыр эчәләр. 

31 март (дүшәмбе). Шәүвәл аеның  2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 5.34 сәгатьтә калка, 21.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.01 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Анар согы (2)

Шешенүдән котылу, үтне куу өчен, көн саен чирек стакан анар согы эчәргә кирәк. Аппетитны яхшырту өчен, ашарга 15 минут кала ярты стакан сок эчәргә була. Йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында иртәнге ашка 1 сәгать кала ярты стакан баллы гранат согы эчәргә киңәш итәләр, дәва курсы – 3 ай. Пешкән урынга су кушылган анар согы сөртү файдалы. Гастрит, геморрой булганда, эч кибү интектергәндә, анар согы белән дәваланырга ярамый.

1 апрель (сишәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 5.41 сәгатьтә калка, 23.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  13.06 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Сару кайнаудан – серкәле су

Сару кайнап интектергәндә, 1 стакан кайнаган суга 1әр чәй кашыгы алма серкәсе һәм бал кушып, берьюлы эчеп бетерәләр. Яисә 100 мл суга 5 тамчы әрем төнәтмәсе тамызып эчәләр. 

2 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.10 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

3 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай  Игезәкләр йолдызлыгында, 6.36 сәгатьтә калка, 1.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.15 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Сипкелне бетереп була

Тузганак сабагы, яфрагы һәм чәчәкләрен иттарткычтан чыгарып, сөзәләр, шул сокны көн саен тиредәге сипкел һәм көрән тапларга сөртәләр. Яисә керән тамырын яхшылап юып, иттарткычтан чыгаралар да, сөзеп, согын көненә бер тапкыр сипкелле урыннарга сөртәләр. Яки 2 аш кашыгы вакланган петрушка тамырын 1 стакан суда кайнатып чыгарып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, лимон согы кушалар һәм көненә ике тапкыр мамык тампон белән сипкелләргә ышкыйлар. Ә тирене агарту өчен, биткә петрушка яфрагының согын сөртергә кирәк. Петрушка согына шулкадәр үк сөт (майлы тире өчен) яки каймак (коры тире өчен) кушып, сипкелгә битлек итеп ягарга да була. 

4 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 7.22 сәгатьтә калка, 2.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  13.20 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Җимешле дөге боткасы

200 г дөге, 1 әр стакан су, сөт һәм сөт өсте, 3 аш кашыгы атланмай, 2шәр зур алма һәм груша, 100 г кыздырып вакланган әстерхан чикләвеге, 200 г өрек, 100 г йөзем, тәменчә тоз һәм шикәр кирәк. Юылган дөгене тозлы суда яртылаш әзер булганчы пешерәләр, дуршлагта саркыталар. Ваклап туралган җиләк-җимеш, чикләвек, йөзем, шикәр, май кушып, болгаталар да, балчык чүлмәкләргә салалар, өсләренә сөт өсте кушылган сөт агызалар, капкачларын ябып, газ мичендә уртача утта пешерәләр. Мондый ботка кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев