Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (29 апрель – 5 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

29 апрель (шимбә). Шәүвәл аеның 9нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,12.07 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Яшәрү рецепты

Тибетта бик киң таралган дәва. 100 әр грамм ромашка, сары мәтрүшкә, шиңмәс үлән, каен бөресен кушып, тарттыралар. Кич шуның 1 аш кашыгын ярты литр кайнар суга салалар, 20 минуттан соң тукыма аша (марля аша түгел!) сөзеп, сыгалар. 1 стаканын агызып алып, 1 чәй кашыгы бал кушалар һәм эчәләр. Шуннан соң ашарга да, эчәргә дә ярамый. Иртән калган өлешен җылытып, 1 чәй кашыгы бал кушалар, ашарга 15-20 минут кала эчәләр. Катнашма беткәнче, көн саен шулай дәваланалар. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы яхшыра, организм май һәм известь утырмаларыннан чистара, кан тамырларының тышчасы сыгылмалыракка әйләнә, күз күреме әйбәтләнә, организм яшәрә. 

30 апрель (якшәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,13.24 сәгатьтә калка, 3.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.13 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

1 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 11нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.42 сәгатьтә калка, 4.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Майда бакча эшләре (1)

Үсә баручы Айда (1-4; 20-31 май): җимеш агачларын ялгыйлар; куак һәм чәчәкләр утырталар; ачык грунтка полиэтилен яки агроспан астына кыяр, ташкабак, патиссон, кабак чәчәләр; соң өлгерә торган кәбестә орлыгын үрентегә чәчәләр; түтәл-газоннарны әзерлиләр; файдалы бөҗәкләрне җәлеп итә торган укроп, суган, кишер, фацелия чәчәләр; кыяр, помидор, борыч, баклажан үрентеләрен теплицага чыгарып утырталар. 5 һәм 19 майда бернәрсә дә чәчәргә, утыртыр­га, күчереп утыртырга ярамый. 

2 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 12нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.42 сәгатьтә калка, 4.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Майда бакча эшләре (2)

Кими баручы Айда (6-18 май): корткычларга каршы һәм авырулардан саклау чаралары уздыралар – алмагач һәм грушаларга бор кислотасының 3 процентлы яки бордо сыеклыгының 1 процентлы эремәсен сиптерәләр; барлык җимеш агачлары төбенә нитрофосфат кертәләр; бакча җиләге өстенә көлле су сибәләр һәм коңгызга каршы сода эремәсе (10 литр суга 1 аш кашыгы) сиптерәләр; крыжовникны ончыл чыкка каршы кальций тозлары һәм сабын эремәсе белән эшкәртәләр; үлән бетләре күренсә, җимеш агач-куакларының яшь ботакларын дегетле сабын суы белән юалар; кара карлыганның артык зураеп бүрткән бөреләрен һәм каралган чыбык очларын җыеп алып яндыралар. Һәр 5 көн саен редис чәчә башларга була. Бәрәңге утырталар, шалкан, чөгендер, кишер чәчәләр. Җылылык яратучы культураларны кыраудан саклау чараларын күрәләр, бакчага төтен җибәрәләр, иртән һәм кичен су сибәләр. 

3 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,17.19 сәгатьтә калка, 4.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.26 сәгать.

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Яраны төзәтү

Кан агуны туктату һәм җәрәхәтләрнең төзәлүен тизләтү өчен, яңа җыелган меңьяфрак үләнен иттарткычтан чыгарып, яраны шуның белән бәйлиләр, көненә 2-3 тапкыр алыштыралар. Яки кылыч үлән тамырын киптереп, төяләр, шуны ярага сибәләр. Җәрәхәт тизрәк җыелсын өчен, мүк җиләге ашау, аның согын эчү файдалы. Эренле ярага исә алоэ яфрагын урталай кисеп ябу килешә. 

4 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.42 сәгатьтә калка, 4.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

5 май (җомга). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.10 сәгатьтә калка, 4.26 сәгатьтә бата. 20 сәгать 34 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.34 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Яшел коймак

Берәр бәйләм петрушка һәм яшел суган, шпинат, 2 бүлем сарымсакны вак кына турап, 2 йомырка сыталар, 1 аш кашыгы томат пастасы, бераз он, тәменчә тоз, борыч өстиләр. Әйбәтләп болгатып, көнбагыш маенда ике ягын да икешәр минут кыздырып алалар. Табынга каймак яки соус белән бирәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев