Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (28 гыйнвар – 3 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

28 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 6нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.57 сәгатьтә калка, 2.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Мандарин шифасы

Бу гаҗәеп тәмле җимеш искиткеч сихәтле дә. Мандаринда калий, магний һәм кальций бар. Ә менә нитратлар беркайчан да булмый – җимештәге лимон кислотасы зарарлы матдәләрне яшәтми. Мандарин организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, аппетитны көчәйтә, ашкайнатуны җайга сала, авитаминоздан саклый. Мандарин кабыгы диарея һәм бронхитны дәвалауда кулланыла, киптерелгәне исә үзәк нерв системасын тынычландыра һәм авыртуны баса. 

29 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 7нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.07 сәгатьтә калка. 2нче фаза. Көн озынлыгы 8.25 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.

Кан басымын төшерү

Кан басымы югары булганнар өчен тәүлеклек тоз микъдарын 5-6 миллиграммнан арттыру зыянлы. Гипертониклар өчен магний – иң кирәкле микроэлементларның берсе, аңа урман чикләвеге, соя, яшел тәмләткечләр бай. Кальций да кан басымын төшерә, ул күрәгә, инҗир, кипкән балыкта, сөт ризыкларында күп. Нормадан арткан һәр 4-5 кг авырлык артериаль кан басымын 5 миллиметрга күтәрә. Көн саен 2-3 чакрым җәяү йөрү исә кан басымын төшерә, йөрәктә ишемия авыруы, шулай ук диабет килеп чыгу ихтималын киметә.

30 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 8нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,11.21 сәгатьтә калка, 3.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Ютәлдән дәва

Өлгергән банан йомшагын изеп, өстенә кайнап торган су яки сөт агызалар, яхшылап болгаталар. Йокларга ятар алдыннан кайнар килеш эчәләр. 3 көн рәттән эчәргә кирәк. 

31 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.41 сәгатьтә калка, 4.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

1 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.10 сә­гатьтә калка, 6.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.36 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Ябыгабызмы?

Чамадан артык ашамас өчен, күбрәк эчәргә кирәк, бигрәк тә минераль су, яшел чәй яки сөтле кара чәй эчү файдалы. Баллы чәй һәм сокларда исә калорияләр бик күп, шуңа тыелу зарур. Симермәс өчен, организмны ач тотып интектермәскә кирәк – бу очракта ул майны запаска туплый башлый. Иртән әйбәтләп ашаганнан соң, 4 сәгатькә бер әз-әзләп ашап алырга кирәк. Кичке ашны йокларга ятарга 3-4 сәгатьтән соңартырга ярамый. Ә менә бу яшелчәләрне симерүдән курыкмый ашарга була: брокколи, ташкабак, әспе, чәчәк кәбестә, сельдерей, кыяр, баклажан, яшел фасоль, салат, суган, редис, яшел борыч, кабак, помидор, цукини.

2 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.53 сәгатьтә калка, 7.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.40 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач то­рыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

3 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 12нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.52 сәгатьтә калка, 8.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать. 

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Лимон кесәле

650 мл суга – 2 лимон, 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 100 г шикәр кирәк. Цедрасын әрчеп алып, лимоннарның согын сыгалар. Цедраны, әчесен бетерер өчен, кайнар су белән пешеклиләр һәм вак кына турыйлар да, ярты литр суда кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Шикәр кушып, кайнатып чыгаралар, 2 минут пешерәләр. Крахмалны 150 мл суда эретеп, лимонлы ширбәткә кушалар, гел болгатып торып кайнатып чыгара язгач, сүндерәләр. Шуңа сыгылган лимон согын өстиләр, әйбәтләп болгаталар, матур пыяла савытларга бүлеп, өстенә шикәр оны сибәләр, лимон телеме белән бизиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев