Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (27 май – 2 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

27 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,11.08 сәгатьтә калка, 2.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.55 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Солы сихәте

Солы организмнан агулы матдәләрне куа һәм калкансыман биз эшчәнлеген җайга сала. Аны чәй урынына пешереп эчсәң, организмнан шлакларны чыгара. Куе итеп төнәтелгән солы сыгынтысында киҗе-мамык тукыманы чылатып киптерү һәм атна буе шуны муенга бәйләп яту калкансыман биз эшчәнлеген нормальләштерә. 

28 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 8нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.26 сәгатьтә калка, 2.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Алоэ мае

Үкчә һәм учлардагы озак төзәлми торган җәрәхәтләрдән котылу өчен, алоэ согы һәм балык маен тигез микъдарда кушалар да, тукыма кисәген чылатып, чатнаган яра турысына компресс куялар. Сыек булса, бераз он кушалар. Компрессны алгач, урынын юмыйлар, ромашка төнәтмәсе белән сөртеп, крем сылыйлар. 

29 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 9нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,13.43 сәгатьтә калка, 2.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Гемоглобин микъдарын арттыру

100 әр грамм чөгендер, анар, кишер, алма сокларына 50 грамм бал кушып, суыткычта саклыйлар, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар. 3 ай буе һәр айда 10ар көн дәваланалар. 

30 май (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 10нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,15.01 сәгатьтә калка, 2.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйлә

Аденоидлардан котылу

2 төймә мумиены 5 аш кашыгы җылы суда эретәләр, һәр борын тишегенә 2шәр тамчы тамызалар. Беренче 10 көндә 4-5 тапкыр салалар, аннан соң 7 көн туктап торалар да, кабат дәваланалар. Шулай 3-4 тапкыр кабатлыйлар.

31 май (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 11нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.22 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Гаймориттан – әрекмән

Апрельдән майга, августтан ноябрьгә кадәр арада әрекмән тамырларын казып алып, яхшылап юалар, турыйлар. Карасу төстәге шешәгә салып, өстенә хуш исле көнбагыш мае агызалар, бөкесен тыгызлап ябып, караңгы урында 2 атна төнәтәләр, аннан соң сөзеп, суыткычта саклыйлар, кулланыр алдыннан яхшылап болгаталар. Мамык кисәген әрекмән маенда чылатып, борын тишекләренә 10-15 минутка куялар. Көненә 5 тапкыр кабатларга ярый. Мондый май томауны да тиз дәвалый. 

1 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,17.48 сәгатьтә калка, 2.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Баллы битлек

Бит тиресе шома һәм сәламәт булсын өчен, атнасына 1-2 тапкыр мондый битлек ягарга кирәк. Аз гына балны бит тиресенә (күз тирәсенә тимичә) сөртәләр дә, бал бармакларга тулысынча җыелып беткәнче, җиңелчә суккалап, массажлыйлар. 

2 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.16 сәгатьтә калка, 2.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Печенье 

220 г он,  100  г атланмай, 1 аш кашыгы бал, 60 г шикәр, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз  кирәк. Он, тоз, камыр көпшәкләндергеч, 50 г шикәрне кушып болгаталар. Шуңа салкын атланмай кисәкләрен салып, кул белән уалар. Бал өстәгәч, ул тиз арада йомшак, үзле камырга әйләнергә тиеш, әгәр инде җыелмаса, бер-ике кашык бик салкын су кушарга була.  12 кисәккә бүлеп, кечкенә йомарламнар укмаштыралар да, калган 10 г шикәрдә әвәләп, пергамент кәгазе җәелгән табага бер-берсеннән ара калдырып тезәләр – алар җәелеп китәчәк. 180 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр,  асты көеп китмәсен өчен, 15 минуттан соң гел ачып карарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев