Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (26 август – 1 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

26 август (шимбә). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында,17.54 сәгатьтә калка, 23.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.21 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Балан сихәте

Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы баланны 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Хроник баш авыртудан интеккәндә, көн саен 1-2 стакан балан согын бал белән эчү файдалы. Бөердәге, үт һәм бәвел куыкларындагы ташларны эретү өчен, көн саен 10-15 балан җимешен төше белән берәм-берәм ашарга кирәк. Бавырны чистарту өчен, ярты килограмм баланны эмальләнгән кәстрүлдә йомшарганчы пешерәләр, иләк аша сыттырып чыгаралар, 250 грамм бал кушалар. 2 атна буе иртән ач карынга һәм йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар. 

27 август (якшәмбе). Сәфәр аеның 11нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай   Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.46 сәгатьтә калка, 0.31сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  14.16 сәгать.

 Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зә­гыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Кан тамырларын ныгыту

4 аш кашыгы нарат ылысы, 2 аш кашыгы гөлҗимеш җимеше, 4 аш кашыгы суган кабыгын 0,8 литр суга салып, кайнатып чыгаралар, төреп, төнгелеккә калдыралар. Иртән, сөзеп, тигез 4 өлешкә бүләләр дә, һәр порциясенә 1әр аш кашыгы лимон согы өстәп, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

28 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 12нче көне. 13 нче Ай  тәүлеге.  Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.18 сәгатьтә калка, 2.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  14.12 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Буын сызлаганда

3 баш сарымсак һәм 4 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 литр кайнар суга салалар, болгатып, 3 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар, көненә 1 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр. Өлгереп саргайган кыярны иттарткычтан чыгарып, согын сыгып алалар (анысыннан лосьон ясарга була), калган массага тоз кушып болгаталар да, җитен тастымалга сылап, авырткан буынга бәйлиләр, өстеннән пленка һәм шарф урап, 2-3 сәгать тоталар. Тозлы май белән дә дәваланып була. Моның өчен 0,5 килограмм йодлы тоз өстенә аз гына су салып, бөтен су парга әйләнгәнче кайнаталар да, 200 грамм эретелгән каз яки тавык мае кушып болгаталар, яхшылап ябылган карасу төстәге банкада салкынча урында саклыйлар. Буын сызлаганда, йон тукымага шул майны сылап, авырткан җиргә урыйлар.

29 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай  тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.37 сәгатьтә калка. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.07 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

30 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 15 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Балыклар йолдызлыгында, 19.50 сәгатьтә калка, 3.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

31 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне.16 нчы Ай  тәүлеге.  Ай   Балыклар йолдызлыгында, 20.00 сәгатьтә калка, 5.23 сәгатьтә бата. 4 сәгать 36 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 13.58 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Диабеттан – миләш

Диабет интектергәндә, кандагы шикәрне киметә торган даруларга өстәп, мондый компот та эчү файдалы: 1әр стакан кипкән миләш һәм грушаны 1 литр суда йомшарганчы пешерәләр, 4 сәгать төнәтәләр һәм көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Каһвәтарткычта тарттырылган кипкән миләшне ризыкка кушып ашау да шикәрне киметә.

1 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кучкар йолдызлыгында, 20.08 сәгатьтә калка, 6.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы  13.54 сәгать.

 Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Аджика

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә татлы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып  өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев