Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25 ноябрь – 1 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.06 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.46 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Баллы суган

Аяктагы кан тамырлары тромбозын болай дәвалыйлар. 1 стакан башлы суган согына 1 стакан бал кушып, бүлмә температурасында 3 көн төнәтәләр, аннан соң 3 көнгә суыткычка куялар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

26 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.18 сәгатьтә калка, 7.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.43 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Борчак шифасы

Борчак кандагы шикәр микъдарын киметә, бавыр эшчәнлеген яхшырта, бәвел куу үзлегенә ия. Ул цистеин, метионин, триптофан аминокислоталарына бай. Цистеин җитешмәгәндә катаракта башлана, метионин азлыгыннан бавыр интегә. Борчак шикәр авыруы белән чирлеләргә бик файдалы: 2 аш кашыгы киптереп вакланган кузакны 1 литр суда сүрән утта 15 минут пешерәләр, 40 минут төнәтәләр дә, 2-3 ай буе көненә 3-4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Подагра, нефрит, бәвел ташы, ашказаны һәм эчәклек авырулары булганнарга исә борчак ашарга ярамый. 

27 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.38 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 12 сәгать 16 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.40 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Тырнак гөл сихәте

Гепатит белән чирләүчеләргә халык медицинасы мондый киңәш бирә: 40 грамм кипкән тырнак гөл чәчәген яки үләнен 1 литр суда пешерәләр һәм көн дәвамында 3 кә бүлеп эчеп бетерәләр. Хәл әйбәтләнгәнче шулай дәваланалар. 

28 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,16.08 сәгатьтә калка, 10.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.37 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Тоз кабу җитә

Кинәт кенә тамыр тартыша, аякны көзән җыера башласа, тел очына әз генә аш тозы сибеп, авызны ачып торырга кирәк. 3-5 минуттан тамыр тартышу бетә. 

29 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.54 сәгатьтә калка, 11.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.34 сәгать. 

Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чияле дару

100 грамм чия ботагын 1 литр суда 15-20 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчү калкансыман биз шешкәндә, эчәклек атониясе вакытында файдалы. Өзеп кенә алынган чия яфрагы кан туктату үзлегенә ия. Әгәр борын еш канаса, яфракны ваклап, борынга тыгарга кирәк. Чия тамыры исә ашкайнату бозылганда һәм хәтта ашказаны җәрәхәте вакытында да булыша ала. Моның өчен чия тамырын яхшылап юып, сүрән утта 10 минут пешерәләр һәм чәй урынына эчәләр. Дизентерия булганда, 1 уч чия җимеше сабын ярты литр суда 30 минут кайнаталар да, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

30 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.57 сәгатьтә калка, 12.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Шифалы төнәтмә

100 әр мл дүләнә, сукыр кычыткан, валериана, пион төнәтмәләрен, корвалол, суны кушып, банкада әйбәтләп болгаталар, көн саен йокларга ятар алдыннан 1 әр аш кашыгы эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын төшерә, нерв системасын ныгыта, йокысызлыктан дәвалый. 

1 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.12 сәгатьтә калка, 12.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Тәмле күмәч

1 стакан җылы сөткә 2 аш кашыгы шикәр, 1-1,5 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы он салып, кабарырга куялар. Кабарып менгәч, 50 грамм эретелгән атланмай, 3 әр аш кашыгы иссез үсемлек мае һәм шикәр, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 3 стакан чамасы он салып, камыр басалар, җылы урынга куялар. Камыр күтәрелгәч, бәләкәй генә бертигез түгәрәкләр әвәлиләр, майланган табага ара калдырып тезәләр. 20 минут кабарткач, тугланган йомырка сарысы сөртеп, өстенә умач (1 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы атланмай) уып сибәләр дә, газ мичендә пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев