Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (25 февраль – 3 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

25 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 1.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.21 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Чөгендер сихәте

3 литрлы банкага шакмаклап туралган 1 кг чөгендер, ярты “Бородинский” икмәге, 2 аш кашыгы шикәр, ярты чәй кашыгы тоз салып, өстенә кайнатып суытылган су коялар, 3 көн төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Беткән саен, яңасын өлгертеп торалар. Мондый чөгендер куасы югары кан басымын төшерә. 

26 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.26 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.25 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Токсиннарны куу

Теләсә нинди йогышлы авырудан соң организмда токсиннар кала, аларны куып чыгару мөһим. Моның өчен 1 аш кашыгы яшь каен яфрагын яки ярты аш кашыгы каен бөресен 1 стакан кайнар суга салып, 15 минут кайнаталар, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өлкәннәр – 1 әр аш кашыгы, балалар 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. Яки 2 чәй кашыгы каен бөресен термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су коялар, төн буена төнәтәләр дә, иртән сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, чирегешәр-яртышар стакан эчәләр. 

27 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.44 сәгатьтә калка. 2нче фаза. Көн озынлыгы 10.30 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

28 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.09 сәгатьтә калка, 4.00 сәгатьтә бата. 2нче фаза. Көн озынлыгы 10.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Каз (бәбкә) үләне

Икенче исеме - урам чирәме (горец птичий, спорыш). Бу – искиткеч шифалы үсемлек. Бөерләрне чистарту өчен, 2-3 атна буе гадәти чәй урынына каз үләне төнәтмәсе эчү бик файдалы. Әмма әлеге процедураны бары тик бөерләрдә һәм бәвел куыгында таш булмаганда гына үткәрергә ярый. Бәвел куыгындагы ташларны чыгару өчен, 32 көн буе рәттән кабыгы белән бергә 1 әр лимон ашап бетерергә кушалар, тик болай табиб рөхсәт итсә генә дәваланырга ярый. 

1 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.47 сәгатьтә калка, 5.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.40 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Ай календаре

1-3, 24-30 март - кыяр, кәбестә, борыч, баклажан, яшел тәмләткеч үләннәр, томат, берьеллык чәчәкләр, 11-17 март – сарымсак һәм суган чәчү өчен иң уңышлы көннәр. 7, 20, 21, 22 мартта үсемлекләр чәчү, утырту, күчереп утырту тыела. 

2 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.41 сәгатьтә калка, 6.04 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.44 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тырнак катламланса

2 чәй кашыгы желатинны ярты стакан җылы суда җебетәләр, ул бүрткәч, кайнатып чыгара язганчы ут өстендә җылыталар. Бераз суыткач, киң савытка бушатып, 15-20 минут буе кулны шунда тыгып утыралар. Атнасына 3 тапкыр кабатлыйлар. Дәва курсы – 7-8 процедура. 

3 март (җомга). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 6.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.49 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кабаклы солы печеньесы

240 г солы ярмасына (хлопья) яртышар чәй кашыгы тоз, камыр көпшәкләндергеч, дарчин кушалар да, мичтә пешерелгән 250 г кабак, 50 г вакланган әстерхан чикләвеге өстәп болгаткач, кечкенә шарчыклар әвәлиләр, аларны җәйпәкләп, кәгазь җәелгән табага тезәләр, һәрберсенә яртышар әстерхан чикләвеге яки 2-3 кабак төше батырып бизиләр дә, 180 градуслы мичтә 10-15 минут пешерәләр. Кабак урынына банан яки пешкән алма кушарга да була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев