Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,3.02 сәгатьтә калка, 17.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Иммунитетны ныгыту

1 лимон һәм 1 баш сарымсакны кыргычта кырып яки иттарткычтан чыгарып, кайнатып суытылган 600 мл суга салалар, бүлмә температурасында 2-4 көн төнәтеп, сөзәләр. Көз, кыш һәм яз көн саен ач карынга 50 шәр мл эчәләр. 

25 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.23 сәгатьтә калка, 17.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.02 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Солы сихәте

Солы төнәтмәсе кул калтырауны баса һәм хәтта тулысынча дәвалый ала. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Төнгелеккә җылы итеп урап калдыралар, иртән сөзәләр. Көн буена эчеп бетерәләр. Тулысынча сихәтләнү өчен, озак дәваланырга кирәк булачак. Әлеге төнәтмә Паркинсон авыруы булганда да булыша. 

26 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 30 нчы көне.1,2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.45 сәгатьтә калка, 17.56 сәгатьтә бата. 00 сәгать 54 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 11.57 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

27 сентябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.08 сәгатьтә калка, 18.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.53 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Ютәлдән – скипидар

Чистартылган скипидарның берничә тамчысын кечкенә генә кәстрүлдә кайнап торган суга тамызалар. Зур җылы шәл белән капланып, авыз белән шушы парны сулыйлар. Аннан соң төренеп йокларга ятарга кирәк. Әгәр бер тапкырдан соң ук ютәл бетмәсә, берничә кич шулай дәваланалар. 

28 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,8.34 сәгатьтә калка, 18.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Керән яфрагы

Остеохондроз интектергәндә, муенга керән яфрагын аскы ягы белән куеп, өстеннән йон шарф яки яулык урыйлар, бигрәк тә төнлә шундый компресс белән йоклау файдалы. Остеохондроз көчәйгәндә авыртуны басар өчен, үги ана яфрагы үләне чәчәкләрен сабагы белән җыеп, нашатырь спиртына салалар, караңгы урында 1 ай төнәтәләр, сөзеп, авырткан урынга сөртәләр (әмма ышкырга ярамый!) Сызлау басыла. 

29 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,10.04 сәгатьтә калка, 18.25 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 11.43 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Диатездан – кишер согы

Кишерне юып, кыргычта кыралар, марля аша согын сыгалар (яки сок сыга торган җайланма аша чыгаралар) да, тәндәге диатез тапларына сөртәләр. 2 сәгатьтән соң ук нәтиҗә күренә башлый. Көненә 3-4 тапкыр сөрткәндә, 2 көннән соң диатез бетә. Кишер согы тиредәге аллергиягә бәйле теләсә нинди тапларны дәвалый ала.

30 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.37 сәгатьтә калка, 18.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.39 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Яшел помидор салаты

5 кг яшел помидор, 1әр кг суган, татлы борыч һәм кишер, 250 г үсемлек мае, 250 мл 9% серкә, 100 г шикәр кирәк. Барлык яшелчәләрне турап, зур савытка салып болгаталар. Май, серкә һәм шикәрне кайнатып чыгарып, яшелчәләр өстенә салалар, сүрән утта 30 минут пешерәләр. Стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев