Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (24-30 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

24 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 6нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.10 сәгатьтә калка, 0.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Бака яфрагы шифасы

Цистит интектергәндә, 2 аш кашыгы бака яфрагы орлыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр һәм ач карынга 1 әр аш кашыгы кабалар. 

25 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,11.26 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Андыз сихәте

Артрит җәфалаганда, авыртуны болай басалар. 100 г андыз тамырын 1 литр суда 15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, җылы суга кушалар һәм авырткан аяк-кулларны шуңа тыгып утыралар. 

26 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,12.44 сәгатьтә калка, 0.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Сөтле икмәк

Икмәк йомшагын җылы сөттә җебетәләр дә, биткә сылап, 15 минут тоталар. Аннары җылы су белән юып, крем сөртәләр. Мондый битлек тирене дымландыра һәм тукландыра, шешенүне киметә.

27 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Склероздан дәва

1 әр кг кара миләш һәм шикәрне кушып болгатып, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабу склероздан һәм зоб авыруыннан саклый. 

28 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.26 сәгатьтә калка, 0.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Ревматизмнан куркыргамы?

Ревматизм беренче чиратта буыннарга, йөрәккә һәм нерв системасына һөҗүм итә. Табибләр, әлеге чир “буыннарны ялый, ә йөрәкне тешли”, ди. Ревматизмнан даруларсыз гына дәваланып булмый. Ярдәмче чаралар сыйфатында халык медицинасы түбәндәгеләрне киңәш итә: 1) 15 г әрекмән тамырын 200 мл суда кайнаталар да, 2-3 атна буе көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар; 2) көн саен 1 грейпфрут ашыйлар – андагы биоактив матдәләр буыннар өчен бик файдалы; 3)1 чәй кашыгы кизил тамырын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр дә, 2-3 атна дәвамында көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр; 4) иртән ач карынга 1 стакан җылы суга 1 яки ярты лимон согы кушып эчәләр. 

29 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.55 сәгатьтә калка, 1.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Сарымсаклы бал

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә болай дәвалану булыша. 250 г чистартылган, иттарткычтан чыгарылган (яки блендерда издерелгән) сарымсакны 350 г сыек балга кушып, әйбәтләп болгаталар, караңгы урында 1 атна төнәтәләр, суыткычта саклыйлар. 1-2 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала 1 әр аш кашыгы кабалар. Мондый бал йөрәк өчен дә шифалы. 

30 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.27 сәгатьтә калка, 1.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Эремчекле бөккән

500 г майсыз эремчекне иттарткычтан чыгарып, 1 йомырка, 100 г он, тәменчә тоз, ванилин кушалар да, камыр басалар. 12 тигез өлешкә бүлеп, һәркайсын җәяләр, уртасына җиләк-җимешле эчлек салып, бөккән бөгәләр. Үсемлек маенда йөздереп кыздыралар. Табынга өстенә шикәр оны сибеп бирәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев