Айга кырын карама (22-28 март)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
22 март (шимбә). Рамазан аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.35 сәгатьтә калка, 5.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Тары – йөрәккә дәва
Кардиологлар мөмкин кадәр ешрак тары боткасы ашарга киңәш итә, чөнки аңардагы калий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан басымын җайга сала, кан тамырларын ныгыта һәм чистарта. Бу ботка бавыр, ашказаны авыртканда, атеросклероз булганда да файдалы. Әмма кайбер кешеләрнең тары боткасыннан эче кибә, моны булдырмас өчен, аны яшелчәләр белән ашау мәслихәт.
23 март (якшәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.53 сәгатьтә калка, 9.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.
Бавырны чистарту
Бавырдагы лямблияләрдән болай котылып була. 1 аш кашыгы уылган сарымсакны 2 аш кашыгы балга кушып, икегә бүлеп, яртысын иртән ач карынга, яртысын кич йоклар алдыннан ашарга кирәк.
24 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.22 сәгатьтә калка, 10.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.29 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Каен сихәте
Ашказаны согының кислоталылыгын киметү өчен, яшь каен һәм бөтнек яфраклары кирәк: икесен дә 200әр грамм алып, вак кына турыйлар, шуның 2 аш кашыгын 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.
25 март (сишәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.41 сәгатьтә калка, 12.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.33 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Томаудан – тоз һәм сабын
Бу ысул томаудан ике көндә коткара. 1 чәй кашыгы тозны 1 стакан җылы суда эретеп, шуның белән борынны әледән-әле юдыралар. Булышмаса, тома балавыз (прополис), эвкалипт яки тырнак гөл төнәтмәләрен (1 стакан суга ярты чәй кашыгы) өстәргә була. Яисә чирек чәй кашыгы сыек балга 1әр аш кашыгы кайнаган су һәм чөгендер согы кушып, җылы килеш, һәр 2 сәгать саен һәр борын тишегенә 5 әр тамчы тамызалар. Йә булмаса, кер сабынын күбекләнгәнче күпертеп, мамык таякчык белән борын эченә сөртәләр. Көненә 4-5 тапкыр кабатлыйлар. Тигез микъдарда алынган үсемлек мае һәм яңа сыгылган кишер согын кушып, берничә тамчы сарымсак согы өстиләр, көненә 3-5 тапкыр һәр борын тишегенә 3әр тамчы тамызалар.
26 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.53 сәгатьтә калка, 13.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.38 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Нервлар какшаганда
1 чәй кашыгы тузганак үләне һәм тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр.
27 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.02 сәгатьтә калка, 15.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.43 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Стресстан – кефир
Ярты литр кефирга 2 аш кашыгы солы ярмасы, 1 аш кашыгы бал, 1 лимонның согын кушып, ярма йомшарганчы болгаталар һәм ашыйлар.
28 март (җомга). Рамазан аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.10 сәгатьтә калка, 16.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.47 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Алмалы-грушалы күптермә
1 банка куертылган сөт (380 г), 3 йомырка, 1 стакан он, 2 алма, 1 груша, 1 чәй кашыгы атланмай, 1 аш кашыгы манный кирәк. Куертылган сөт, йомырка һәм оннан камыр туглыйлар. Алма һәм грушаны телемләп турыйлар. Табаны майлап, манный сибәләр, алма белән груша телемнәрен тезәләр, өстенә камыр агызалар да, газ мичендә пешерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев