Айга кырын карама (22-28 февраль)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
22 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.14 сәгатьтә калка, 9.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.10 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.
Сок белән дәвалану
Артыш җиләге согы бөер, ашказаны авыртканда, артроз һәм артрит интектергәндә файдалы. 1 аш кашыгы сокны, бал белән, көненә 3 тапкыр кабалар. Петрушка согы исә бөер эшчәнлеген яхшырта, цистит, бөер ташы, простатит булганда, ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында булыша. 1 аш кашыгы сокны, бал белән, ашаганчы, көненә 3 тапкыр эчәләр (пиелонефрит көчәйгән вакытта болай дәвалану тыела!)
23 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.14 сәгатьтә калка, 10.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.14 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Ютәлдән – чыршы күркәсе
2 аш кашыгы ваклап туралган яшел чыршы күркәсен кичтән термоска салып, өстенә 2 стакан кайнар су коялар. Иртән сөзеп, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар, дүрткә бүләләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, эчәләр.
24 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.55 сәгатьтә калка, 11.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.19 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Иң файдалы җимеш
Британия галимнәре алманың Җирдә иң файдалы җимеш булуын дәлилләгән. 1 алма 5 бананнан, яки 4 лимоннан, яисә 3 әфлисуннан, йә 2 кивидан файдалырак. Иң әйбәт диета – көн буена алма гына ашап тору. Яшел төстәге алмада пектиннар аеруча күп, шунлыктан аны сөякләрне һәм тешләрне ныгыту, яман шешне кисәтү өчен ашыйлар. Сары төстәге алма иммун система, йөрәк, күзгә файдалы, яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә. Кызыл алма хәтерне яхшырта, яман шештән һәм бәвел юллары чирләреннән саклый.
25 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.18 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.23 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Ангинадан – тома балавыз
Ангина вакытында тома балавыз (прополис) файдалы, әмма ул чын, авызны яндыра, телне җиңелчә генә туңдыра торган булырга тиеш. Әз генә тома балавызны ашаганнан соң әкрен генә чәйниләр. Чәйнәлгән прополисны йотарга да, төкерергә дә ярый. Көненә 5 грамм чамасы тома балавыз кирәк булачак.
26 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 14.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.27 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
27 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.46 сәгатьтә калка, 16.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.32 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Кишерле битлек
Кишерне юып, вак угычтан кыралар, йомырка сарысы кушып, калын итеп биткә ягалар. 30 минуттан соң дымлы мамык тампон белән сөртеп алалар. Даими ясаганда, мондый битлек тирене йомшарта, җыерчыкларны киметә.
28 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Балыклар йолдызлыгында, 6.55 сәгатьтә калка, 17.51 сәгатьтә бата. 3 сәгать 45 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.37 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Алма бәлеше
Камыр өчен 2 йомырка, 1,5 стакан он, 1 стакан шикәр, 1 лимонның согы һәм цедрасы, ярты стакан майонез, чирек стакан сөт, 1әр чәй кашыгы дарчин һәм камыр көпшәкләткеч, тоз; өстенә җәяргә исә 2 зур алма, 3 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы дарчин кирәк. Йомырканы шикәр белән туглап күпертеп, сөт, майонез, көпшәкләткеч белән он кушалар да, тагын туглыйлар, дарчин, лимон согы һәм цедрасы, тоз өстәп, болгаталар, майланган һәм сохари вагы сибелгән табага агызып, тигезлиләр, өстенә кабыгы әрчелгән алмаларны юка телемнәргә турап тезәләр, дарчин кушылган шикәр сибәләр. 180 градуслы газ мичендә 25 минут пешерәләр дә, өстен фольга белән каплап, пешереп бетерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев