Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (22-28 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

22 апрель (шимбә). Шәүвәл аеның 2нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.52 сәгатьтә калка, 23.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Йөрәк еш типсә

Йөрәк артык еш тибә башласа: 1) тынычланырга, сулыш алуны җиңеләйтү өчен изүләрне чишәргә; 2) валерьян, сукыр кычыткан яки дүләнә төнәтмәсе, яисә 20-40 тамчы корвалол яки валокордин эчәргә; 3) утырып тормаска, ятарга; 4) бер 30-40 секунд тын алмый торырга; 5) күзне йомып, бармак белән күз алмаларына баскаларга; 6) салкынча су эчәргә; 7) салкын су белән юынырга; 8) учка 10-12 тамчы ак чыршы мае тамызып, йөрәк турысын 1-2 минут ышкырга кирәк. 

23 апрель (якшәмбе). Шәүвәл аеның 3нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.11 сәгатьтә калка, 0.45сә­гатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.43 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Үзебездән тора

Дөрес тукланмау гомерне 6-10 елга кыскарта. Организмда 4-5 килограмм артык май туплану матдәләр алмашын боза һәм төрле чирләр китереп чыгара. Атеросклероз, диабет, подагра, бөер һәм бавыр авырулары симез кешеләрдә ябыкларга караганда 2 тапкыр ешрак очрый. Иң әйбәте – көненә 4-5 тапкыр әз-әзләп ашау. Иртәнге якта ашалган ризык тулысынча эшкәртелеп бетә. 

24 апрель (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 4нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.40 сәгатьтә калка, 1.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь

25 апрель (сишәмбе). Шәүвәл аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.22 сәгатьтә калка, 2.41 сә­гатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Елау файдалымы?

А витамины җитешмәгәндә, күз зәңгәр һәм сары төсне начар аера башлый. Күз елына ярты литр яшь бүлеп чыгара. Китереп чыгарган сәбәпләренә бәйле рәвештә, күз яшенең составы төрле була. Стресс мизгелләрендә барлыкка килгән куркыныч токсиннарны организмнан чыгарып зур файда китергәнгә, күз яшен тыярга кирәкми. Кәбестә, шпинат, брокколи, яшел борчак ашау күз авырулары килеп чыгу ихтималын күпкә киметә. Тәмәке тартучыларда глаукома тартмаучылардан 2-3 тапкырга ешрак күзәтелә, әлеге чир исә сукырайтырга да мөмкин. 

26 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.21 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Сарымсак мае

1 баш сарымсакны чистартып, кырып, согын сыгып алалар, шуңа 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы 1-3 ай. Сарымсак мае баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.

27 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.31 сәгатьтә калка,3.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.00 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Йокысызлыктан дәва

Йокларга ятар алдыннан 1 стакан кайнар сөт эчү, хөрмә ашау, яисә 1,5 чәй кашыгы балга ярты чәй кашыгы лимон согы кушып кабу файдалы. Кипкән мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, валерьян үләннәрен кечкенә мендәргә тутырып баш очына куеп яту да тынычлап йокыга китәргә булыша. Урыннан торып, бераз туңганчы йөрергә, аннары җылы юрган астына чумарга була. Сарык яки фил санау да булыша, тик моның өчен аларның һәркайсын аерым-аерым күз алдына китерергә кирәк. Кара төстәге урын-җирдә йокыга китү җиңелрәк. 

28 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,10.48 сәгатьтә калка, 3.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

“Ялкау” дучмак

Ярты килограмм клиндер (баранка), 1 стакан сөт, 250 г эремчек, 1 йомырка, 1 әр аш кашыгы шикәр һәм он кирәк. Клиндерләрне сөттә җебетәләр. Майланган, он сибелгән табага тезеп, урталарына эремчек салалар. Йомырканы калган сөттә туглап, шикәр кушалар һәм шәңгәләрне шуның белән майлыйлар. Газ мичендә 5-7 минут – өсләре кызарганчы пешереп алалар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев