Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 октябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай  тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.17 сәгатьтә калка, 21.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Эчәклекне чистарту (1)

Юан эчәклек ялкынсынуны (колит) болай дәвалап була. 1 стакан салкын суда 1 аш кашыгы бал эретәләр дә, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәләр. Дәва курсы – 1,5-2 ай. Бал тәэсирендә эчәклек патоген (авыру кузгатучы) микрофлорадан арына. Хроник энтероколит интектергәндә, 1 стакан суга 1 аш кашыгы алма серкәсе һәм 1 чәй кашыгы бал салып, көненә 3 тапкыр эчәләр. Дәва курсы – 1-1,5 ай. Елына шундый 3 курс үтәргә ярый.

22 октябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.45 сәгатьтә калка, 22.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.   Көн озынлыгы 10.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Эчәклекне чистарту (2)

Кич 1 стакан сөтне кайнатып, җылы урында 1 тәүлек төнәтәләр, аннары 1 аш кашыгы көнбагыш мае кушып болгатып, йоклар алдыннан эчәләр. Иртән ач карынга 1 кечкенә чөгендерне угычтан уып, тоз, сарымсак һәм көнбагыш мае кушып ашыйлар, яисә 1-2 алма ашап куялар. Иртән манный боткасы яки кәбестә салаты ашарга да була.

23 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 8  нче көне. 10 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.02 сәгатьтә калка, 0.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.57 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. 

24 октябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.10 сәгатьтә калка, 2.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Алоэ сихәте 

Эренле ангина, кариес, авыз куышлыгы ялкынсынуын алоэ дәвалый ала. 1 сантиметрдан артык булмаган алоэ яфрагын юып, кабыгыннан чистарталар, төнгелеккә яңак белән теш арасына кыстырып калдыралар. Ел буена шулай дәваланганда, микробларны үтерү сәләтенә ия алоэ аңкау бизләрендәге (гландалардагы), теш тишекләрендәге, авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тышчасындагы бактерияләрне юкка чыгара.

25 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай  тәүлеге.  Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.24 сәгатьтә калка. 2 нче фаза.   Көн озынлыгы 9.48 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Ангинадан дәва 

Эмальләнгән савытта 100 грамм бал һәм 1 аш кашыгы кура җиләге кайнатмасын, сүрән утта, болгата-болгата, кайнатып чыгара язалар (бал 60 градуста кайнап чыга), бераз суынгач, эчәләр, җылы юрганга төренеп яталар. Яисә 1 стакан уылган чөгендергә 1 аш кашыгы серкә салып, бераз төнәтәләр дә, сөзеп, тамакны чайкыйлар, 1 аш кашыгын эчәргә дә ярый. Болай хәтта хроник ангинаны да дәвалап була.

26 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.32 сәгатьтә калка, 3.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.46 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Ютәлдән – хөрмә согы

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, өлгергән хөрмәнең согын сыгып, 3-5 аш кашыгы суга кушалар һәм авызны чайкыйлар. Ангина булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 2-3 тамчы ак чыршы мае тамызып, 3 тәүлек буе, көненә 3-4 тапкыр, авызны чайкыйлар. Салкын тия башлаганда, имбир тамыры турап салынган чәйне бал белән эчәләр, мондый эчемлек иммунитетны да ныгыта.

27 октябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.40 сәгатьтә калка, 5.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.39 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Корт кайнату

1 литр майлы сөт (озак сакланмый торган чын сөт кирәк), яртышар литр катык (йә майлы кефир) һәм 20 процентлы каймак, 1 стакан шикәр, 5 йомырка кирәк була (1 кг корт килеп чыга). Калын тышлы кәстрүлдә, иң яхшысы – казанда әзерләү яхшы. Йомыркаларны туглап күпертәләр, башка ингредиентларны кушалар да, уртача утта кайнатып чыгаралар. Төбенә ябышмасын өчен, беренче ярты сәгатьтә гел болгатып тору сорала. Кызарганчы, дымы парга әйләнеп беткәнче, әледән-әле болгаткалап, барлыгы 2,5-3 сәгать кайнатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев