Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (21-27 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

21 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.19 сәгатьтә калка, 15.26 сәгатьтә бата. 23 сәгать 53 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.55 сәгать. 

Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләүдән, артык кайнар ризык ашаудан тыелу хәерле. 

Ютәлдән дәва

4 өлеш кәбестә согына 1 өлеш шикәр кушып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Шикәрле кәбестә суы какырыкны бик әйбәт куптара, тавыш карлыкканны да бетерә. 

22 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.49 сәгатьтә калка, 17.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Бәрелеп имгәнгәндә

Чирек стакан кәбестә суына 1 йомырка агы, пычак очына элеп сода кушып, яхшылап болгаталар, марляны шуңа манып, бәрелгән урынга куялар, өстеннән компресс кәгазе, аннары җылы яулык урап, төнгелеккә калдыралар. Иртәнгә кадәр авырту басыла. 

23 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.08 сәгатьтә калка, 18.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Ревматизм интектерсә

Ревматизмнан дару үләннәре белән генә котылып булмый, әмма хәлне җиңеләйтеп була. 15 грамм әрекмән тамырын 1 стакан суда сүрән утта 15 минут пешерәләр дә, 2-3 атна буе көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яки көненә 1 грейпфрут ашыйлар – бу җимештәге биологик актив матдәләр буыннар өчен бик файдалы. Кытайда исә кизил җимеше яки тамыры белән дәваланалар: 1 чәй кашыгы чималны 1 стакан суда 15 минут пешерәләр дә, 2-3 атна дәвамында көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Һәр иртәне 1 стакан җылы суга 1 яки ярты лимон согы кушып эчү дә файдалы.

24 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 10.21 сәгатьтә калка, 20.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.05 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Татлы дару

Балагыз мәктәптән бик арып кайтамы? Хәлсезлектән зарланамы? 300 әр грамм күрәгә һәм чикләвек, 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 300 грамм бал кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта саклыйлар, балага көненә 1 тапкыр 1 чәй кашыгы каптыралар. 

25 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында,10.31 сәгатьтә калка, 21.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

26 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.40 сәгатьтә калка, 23.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Томаудан дәва

Суганны кыргычта уып, 3 аш кашыгы согын сыгалар, шуңа 1 чәй кашыгы сыек бал, 50 мл су өстиләр. Әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр берничәшәр тамчысын борынга тамызалар. Суыткычта 3 көн саклана ала. 

27 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.48 сәгатьтә калка, 0.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.17 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Бисквит катлама

Камыр өчен 6 йомырка, 6 аш кашыгы (туп-тулы) шикәр оны, 6 аш кашыгы (тулып җитмәгән) он кирәк. Йомырка агын яхшылап туглап күпертеп, шуңа әкренләп йомырка сарысы, шикәр оны, он өстиләр, салмак кына болгаталар. Табага майланган кәгазь җәеп, өстенә бисквит камырын агызалар һәм газ мичендә пешерәләр. Пешеп чыккач, кәгазе белән бергә рулет итеп төрәләр. Суыткач, әкренләп кире җәяләр, кәгазен куптаралар, эчке ягына повидло йә джем, шоколадлы крем йә куертылган сөт сылап, кабат төрәләр. Өстенә шикәр оны сибеп, җиләк-җимешләр белән бизиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев