Айга кырын карама (21-27 декабрь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
21 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.23 сәгатьтә калка, 11.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.
Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.
Алма шифасы (1)
Алма диетасы югары кан басымын төшерергә, баш авыртуын һәм әйләнүен бетерергә ярдәм итә. Андагы пектиннар кан тамырлары тышчасын ныгыта, холестеринны нормага китерә, йөрәк авыруларыннан саклый. Организмда матдәләр алмашын җайга салу өчен, фруктоза һәм органик кислоталарга бай алма согы эчү файдалы.
22 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.38 сәгатьтә калка, 11.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.
Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Ай Кызда чакта ашкайнату системасын кайгырту уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, 2 чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын 1 стакан кайнар суда 8 сәгать төнәтәләр, аннары көн буена, ашар алдыннан, әкренләп эчеп бетерәләр. Яки рәваҗ тамырын ваклап, әз генә суга кушып эчәләр, бу да ашкайнату әгъзаларын сәламәтләндерә.
Алма шифасы (2)
Алмадагы пектин организмнан агулы матдәләрне, тоз, начар холестеринны чыгара. Аның составындагы калий һәм танин шлак ясалудан саклый. 1 өлеш алмага 5 өлеш су кушып кайнатылган компот радионуклеидларны куа. Подагра, бәвел юллары авырулары, ревматизм интектергәндә, даими рәвештә алма төнәтмәсен яки чәен эчү файдалы.
23 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Алма шифасы (3)
Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәлләгәндә, киптерелгән алмагач яфрагы төнәтмәсе (1 өлеш яфракка 10 өлеш су) белән дәваланырга киңәш ителә. Шуны һәр 2 сәгать саен, җылы килеш, 100 әр грамм эчәләр. Хроник эч катудан интегүчеләргә көн саен вак угычтан уылган чи алма белән чи кәбестәне кушып ашау файдалы, нәтиҗәсе 1-2 атнадан соң ук күренәчәк.
24 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.54 сәгатьтә калка, 11.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Ай Үлчәүдә чакта күзләрне кайгырту таләп ителә. Аларның арыганлыгын басу өчен, чи бәрәңгене уып, марляга җәеп, күз кабакларына куялар һәм 10-15 минут ятып торалар. Аннары А һәм Е витаминлы тукландыргыч крем сөртәләр дә, 10 минуттан соң артык кремны чәйдә чылатылган мамык белән сөртеп алалар.
Алма шифасы (4)
Азканлылыктан көн саен 400-600 грамм алма ашап дәваланырга мөмкин. Башта алманы берничә кисәккә бүлгәләп, киселгән ягының төсе үзгәрүен көтәләр, шул чакта ул бик җиңел эшкәртелә. Угычтан уылган алма компрессы куеп, озак төзәлә торган җәрәхәтне, пешкән, өшегән урыннарны дәвалап була.
25 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.11 сәгатьтә калка, 11.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Алма шифасы (5)
Организмнан бәвелне кудыру өчен, 1 аш кашыгы киптереп төелгән алма кабыгын 1 стакан кайнар суда 5-10 минут төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Бөер ташы авыруы, подагра, ревматизм, гастрит, энтероколит, атеросклероз, ютәл интектергәндә, уртача зурлыктагы чистартылмаган 3 алманы 1 литр кайнар суда сүрән утта 10 минут пешерәләр дә, көн дәвамында чәй урынына эчеп бетерәләр (бераз бал кушарга да ярый).
26 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.37 сәгатьтә калка, 11.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
27 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.51 сәгатьтә калка, 12.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Алмалы коймак
Солы ярмасын бераз бүрттереп, шуңа эре угычтан уылган алма, шикәр, тоз, әз генә он кушып, яхшылап болгаталар да, гади коймак пешергән кебек, майлы табада кыздыралар. Табынга каймак, варенье яки бал белән бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев