Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (20-26 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

20 апрель (шимбә). Шәүвәл аеның 11нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.53 сәгатьтә калка, 3.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.34 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Эремчек суы

Эремчек суы – иң аз калорияле сөт ризыгы. Ашкайнату бизләренең бүлеп чыгару үзлеген көчәйткәнгә, аны түбән кислоталы гастрит булганда эчәләр. Иммунитетны ныгыту өчен дә көн саен 1 стакан эремчек суы эчү файдалы. Бронхит интектергәндә какырыкны куптару өчен көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бөер ташы авыруы вакытында, баш еш авыртканда көненә 1 стакан эремчек суын әкренләп эчеп бетерәләр.  Эч кипкәндә, 100 мл кишер согына шулкадәр үк эремчек суын кушып, иртән ач карынга эчү файдалы. Кан тамырлары варикоз киңәйгәңдә, 1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 100 мл кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, суынгач, сөзеп, шулкадәр үк эремчек суына кушалар, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. 1 стакан эремчек суына ярты чәй кашыгы тоз салып иртән ач карынга эчү исә эчәклекне чистарта. 

21 апрель (якшәмбе). Шәүвәл аеның 12нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.08 сәгатьтә калка, 3.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.38 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Ашказаны җәрәхәтеннән

Халык медицинасында мондый чара күптәннән кулланыла. 1 әр килограмм бал һәм атланмайны кушып болгаталар, көненә 3-4 тапкыр 2-3 әр аш кашыгы кабалар, артыннан чәй эчәләр. Дәва курсы вакытында тозлы-борычлы ризыклар кулланырга ярамый, шулпа ашау исә файдалы. 

22 апрель (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.24 сәгатьтә калка, 3.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.42 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

23 апрель (сишәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка, 4.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать. 

Тыныч,иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Бавырны чистарту

Бавырдагы лямблияләрдән, шулай ук бабасырдан болай котылып була. 1 аш кашыгы уылган сарымсакны 2 аш кашыгы балга кушып, икегә бүлеп, яртысын иртән ач карынга, яртысын кич йоклар алдыннан ашарга кирәк.

24 апрель (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.04 сәгатьтә калка, 4.07 сәгатьтә бата.  2 сәгать 49 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 14.51 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат  көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Витаминлы салатлар

Бер бәйләм тузганак яфрагы, 2 аш кашыгы каймак, 1 әр чәй кашыгы лимон согы һәм уылган керән, 1 йомырка, тоз кирәк. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, шуңа 30 минутка тузганакның яшь яфракларын батыралар. Дуршлагта суын саркыткач, турыйлар, керән, лимон согы, каймак кушалар, тоз сибәләр. Болгатып, өстен вак туралган йомырка белән бизиләр. Яисә берәр бәйләм кычыткан, кузгалак, петрушка, укроп, яшел суганны вак кына турап, өстенә 2 бүлем сарымсак издереп чыгаралар, тоз сибеп, үсемлек мае салып болгаталар.

25 апрель (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.30 сәгатьтә калка, 4.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56  сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Картайма!

1 стакан суда 2 чәй кашыгы тоз эретеп, шуңа чылатылган тампон белән көн саен битне һәм муенны сөртергә кирәк. Аннары шушы тозлы суда җитен  сөлгене чылатып, ияккә дә массаж ясыйлар. Ияккә массаж ясау тиренең сыгылмалыгын арттыра, битнең контурын саклый – ә бит нәкъ менә йөз контурының үзгәрүе җыерчыклардан да күбрәк картайтып күрсәтә.

26 апрель (җомга). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.57 сәгатьтә калка, 4.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.00 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Тарылы кабак  күптермәсе

400 г кабак, 150 г тары ярмасы, 400 г сөт, 2 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз кирәк. Кабакны чистартып,  вак шакмаклап турыйлар, сөткә салып, кайнатып чыгаралар һәм тары, тоз салып, пешерәләр. Бераз суынгач, йомырка сытып болгаталар, майланган, сохари вагы сибелгән табага тигезләп җәеп, өстенә йомырка кушып тугланган каймак сылыйлар һәм газ мичендә пешерәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев