Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 17нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Кучкар йолдызлыгында, 20.16 сәгатьтә калка, 8.31 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.49  сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Имән кайрысы

Күздәге, баш сөяге эчендәге һәм артериаль кан басымын төшерү өчен, 2 аш кашыгы вакланган имән кайрысын ярты литр кайнар суда 1 тәүлек төнәтәләр, аннары берничә кат марля аша сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 3 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннан соң 1 атна ял итәләр һәм кабат дәваланалар.

3 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 18нче көне. 19 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 20.25 сәгатьтә калка, 10.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 13.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Җитен орлыгы сихәте

Бөердәге ком-ташны куу өчен, 1 чәй кашыгы җитен орлыгын 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр (орлыгы белән бергә). Ике көн рәттән шулай дәваланырга кирәк.

4 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 19нчы көне. 20 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 20.35 сәгатьтә калка, 11.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  13.40 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. 

Файда – орлыкта

Көн саен 6 данә алма төше ашау организмны җитәрлек йод белән тәэмин итә, 50-60 грамм көнбагыш ашау исә Е витаминына туендыра,  мускулларны ныгыта, атеросклероздан саклый. Бөердәге һәм үт куыгындагы ташлардан котылу өчен, 1 чәй кашыгы төелгән кавын орлыгын 1 стакан кайнап торган сөттә 3 минут пешерәләр, сөзеп, 7-10 көн дәвамында көненә 3 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. 

5 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 20нче көне. 21 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау йолдызлыгында, 20.49 сәгатьтә калка, 13.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы  13.35 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Тәмле дә, файдалы да

Бронхиттан банан кесәле файдалы. 1 ба­нан, 1 аш кашыгы шикәр, 200 мл су кирәк. Бананны изәләр, шикәр, кайнар су кушып, яхшылап болгаталар, капкач каплыйлар һәм 30 минут төнәтеп, эчәләр. Йөрәк авыртканда, анемия булганда, анар кесәле сихәт бирә: 3 стакан анар согы, 40 г крахмал, 0,5 стакан су, тәменчә шикәр кирәк. Крахмалны салкын суда эретәләр. Гранат согын кайнатып, әкрен генә крахмал өстенә агызалар, тиз генә болгаталар, шикәр өстиләр, кайный башлауга, уттан алалар.

6 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 21нче көне. 22нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.09 сәгатьтә калка, 14.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 13.31  сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Бөердә таш булса

Бөер ташы авыруы вакытында болай дәвалану  файдалы: 1) көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр стакан каен суы эчү; 2) 4-6 ай буе, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кишер согы кабу; 3) көненә 1 тапкыр 1 аш кашыгы зәйтүн мае кабу; 4) 2 атна буе, көненә 3-4 тапкыр, 1 лимон согына су яки кишер, чөгендер йә кыяр согы кушып эчү; 5) 3атна буе, ашар алдыннан, кабыклы бәрәңге пешкән суны чирегешәр стакан эчү.

7 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 22нче көне.  23нче Ай  тәүлеге.  Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.39  сәгатьтә калка, 15.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы  13.26 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Гаймориттан дәва

100 г шикәр һәм ярты стакан вакланган нарат ылысын ярты литр суга салып, сүрән газ мичендә 2 сәгать төнәтәләр. Суыткач, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

8 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 23нче көне. 24нче Ай тәүлеге. Ай  Кысла йолдызлыгында, 21.43 сәгатьтә калка, 17.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы  13.22 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Эскабече

Теләсә нинди ак балык – минтай, тәрәч, пикша филесын кискәләп, тоз сибәләр, онда әвәлиләр һәм үсемлек маенда ике ягын да кыздырып алалар, пыяла яки эмаль савытка тутырып, суыталар. Вак итеп туралган суган, кишер, татлы борычны үсемлек маенда кыздыралар. Балыкны капларга җитәрлек күләмдә су кайнаталар, шуңа сарымсак, лимон цедрасы, зәгъфран, канәфер кадагы, кориандр, чили борычы, дәфнә яфрагы, хуш исле борыч, тоз, шикәр, серкә салалар. Балык өстенә кыздырылган яшелчәләрне бушаталар, аннан соң кайнар маринад агызалар. 1 тәү­лектән соң ашарга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев