Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне.  20 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.12 сәгатьтә калка, 12.53 сәгатьтә бата. 3нче фаза.  Көн озынлыгы 7.26 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үз­ләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Суган ширбәте

500 г суганны вак кына турап, 1 литр суга салалар, 400 г шикәр өстәп, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр. Суытып, 50 г бал кушалар, шешәгә тутыралар. Ютәлне басу өчен, ашаганнан соң, көненә 4-6 аш кашыгы кабалар. Яки кичтән бер баш суганны вак кына турыйлар да, өстенә 2 аш кашыгы шикәр сибәләр. Иртән дару әзер. Көн буена суганын ашыйлар, суын эчәләр. Берничә көннән соң ютәл басыла.

3 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 21.52 сәгатьтә калка, 13.23 сәгатьтә бата. 3нче фаза.  Көн озынлыгы 7.24 сәгать. 

Теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Бавыр авыртканда 

Бавыр күзәнәкләрен яңарту өчен, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1әр чәй кашыгы төелгән шайтан таягы (расторопша) орлыгын кабарга кирәк. Дәва курсы 1 айдан кимрәк, 2 айдан артыг­рак булмаска тиеш. Яисә 1 аш кашыгы сары мәтрүшкә үләнен 1 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, үлән төпкә төшкәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр.

4 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз  йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 13.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.21 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Грипптан соң

Грипптан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр аш кашыгы бал, какао порошогы, атланмай салып, кайнар сулы зуррак савытка утырталар һәм болгата-болгата эретәләр. Көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

5 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 22 нче Ай  тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.26 сәгатьтә калка, 13.37 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 7.19 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Куркум сихәте

Бронхиаль астмадан интеккәндә, 1 чәй кашыгы куркум порошогын 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ач карынга көненә 2-3 тапкыр эчәләр. Бронхит вакытында ютәл җанга тисә,  ярты чәй кашыгы куркумны тәлинкәдә яндырып, төтенен исниләр, бу какырыкны сыегайта һәм сулыш алуны җиңеләйтә. 

6 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 23 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.41 сәгатьтә калка, 13.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.17 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Салкын тигәндә

Иртән 2 канәфер бөресен (әлеге тәмләткеч – канәфер агачы чәчәгенең ачылмаган бөресе ул) төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер “чәе” какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны бетерә, температураны һәм югары кан басымын төшерә.

7 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24  нче көне. 24 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.58 сәгатьтә калка, 13.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Ангинадан – канәфер

5 канәфер бөресен төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер бөресен кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар – ул эчтәге суалчаннарны да үтерә. 

8 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.49 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 7.13 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Кабаклы коймак

300 г чистартылган кабак, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 5 аш кашыгы он, ярты стакан шикәр, бер чеметем ванилин, үсемлек мае кирәк. Кабакны уртача угычтан уалар. Җылы кефирга шикәр һәм ванилин салып болгаталар, аннары он кушып туглыйлар. Йомырка сыталар, кабакны өстәп болгаталар һәм табада кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев