Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 август (шимбә). Сәфәр аеның 3 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 8.12 сәгатьтә калка, 20.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.51 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Канлут мае

Канлут, канлы үлән, төче үлән (чистотел) – искиткеч файдалы үсемлек. Резина перчатка киеп, чәчәк аткан үсемлекне җыялар, кул белән өзгәләп, банкага тутыралар, өстенә яхшы сыйфатлы көнбагыш мае салып, 2 атна төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Сөял һәм папилломаларга, гөмбәчек зарарлаган урыннарга сөртәләр. 

20 август (якшәмбе).  Сәфәр аеның 4нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.28 сәгатьтә калка, 21.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.46 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Арпа диетасы

Арпа ярмасын кичтән бүрттерергә куеп калдырып, иртән тозсыз-шикәрсез ботка пешерәләр. Көн буена күпме ашый аласың, шулкадәр ашарга ярый. Бераз гына уылган чи алма, яки өрек, яисә бал кушарга була. Күп итеп су яки яшел чәй эчәргә рөхсәт ителә. 1 атна буе арпа боткасы гына ашап торганда, 5-6 килога ябыгырга мөмкин. 

21 август (дүшәмбе). Сәфәр аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.48 сәгатьтә калка, 21.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.42 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.

Лимонлы бал 

Кан басымы югары булганда, ярты стакан бал, ярты стакан кишер согы, ярты  лимон согын кушып, яхшылап ябыла торган банкада салкынча караңгы урында саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 2 ай.

22 август (сишәмбе). Сәфәр аеның 6нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка, 21.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.38 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Сару кайнаганда

Сару кайнап интектергәндә (изжога), 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм бака яфрагы үләне, 1 чәй кашыгы дару ромашкасын 1 стакан кайнар суга салып төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1әр йотым кабалар. 

23 август (чәршәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 8 нче Ай  тәүлеге.  Ай Чаян йолдызлыгында, 13.39 сәгатьтә калка, 21.26 сәгатьтә бата.1 нче фаза.  Көн озынлыгы 14.33 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Гөлҗимеш төнәтмәсе

Азканлылык, атеросклероз булганда, организм хәлсезләнгәндә, төрле йогышлы чирләрдән соң иммунитетны ныгыту өчен, гөлҗимеш төнәтмәсе кулланыла. Ярты аш кашыгы вакланган җимешне 1 стакан кайнар суда, өстен каплап, 1 сәгать төнәтәләр, марля аша сөзеп, тәменчә бал яки шикәр өстиләр. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр (балаларга чирегешәр стакан да җитә).

24 август (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Укчы йолдызлыгында,15.11 сәгатьтә калка, 21.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Имән кайрысы

Аяк тирләгәндә, 1 аш кашыгы вакланган имән кайрысын берничә кашык суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр дә, сөзеп, 1 стакан су һәм чирек стакан серкә өстиләр, шуны аякка сөртәләр. 

25 август (җомга). Сәфәр аеның 9нчы көне. 10 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында,16.40 сәгатьтә калка, 22.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.25 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Ташкабактан аджика

1,5 кг ташкабак, 300 әр г  кишер һәм татлы борыч, 3 данә ачы борыч, 1 кг помидор, 2 баш сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 70 мл 9 процентлы серкә, 100 г үсемлек мае кирәк.  Сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, шикәр, тоз, май кушып, уртача утта кайнатып чыгаралар, аннары утны киметеп, 1 сәгать пешерәләр. Серкә, издерелгән сарымсак өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр дә, кайнар килеш стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач каплыйлар, астын өскә әйләндереп куеп, одеялга төреп суыталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев