Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 ноябрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 13.47 сәгатьтә калка,  20.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу кү­ңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Эч кипкәндә

Эчне йомшарту өчен, 3 чәй кашыгы эт шомырты (зирексыман кошкунмас дигән исеме дә бар – крушина) кайрысы, 1 чәй кашыгы меңьяфрак үләне, 2 чәй кашыгы кычыткан яфрагын кушып, шуның 1 аш кашыгын 2 стакан кайнап торган суга салалар, 10 минут пешереп, марля аша сөзәләр, йокларга ятар алдыннан яртышар-берәр стакан эчәләр. Яисә 3 чәй кашыгы эт шомырты кайрысы, 1әр чәй кашыгы кычыткан яфрагы һәм чебен кунаксасы (кандала үләне дә диләр – донник) үләнен кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, марля аша сөзәләр, төнгелеккә ярты стакан эчәләр. 

19 ноябрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай  тәүлеге. Ай  Сукояр йолдызлыгында, 14.08 сәгатьтә калка, 21.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Май сихәте

Тырнак катламланса, болай дәваланып була. 100 грамм зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызып, шуны тырнакка сөртәләр дә, киҗе-мамык перчатка киеп йокларга яталар. Атнасына 2 тапкыр сөрткәндә, 1 айдан соң тырнак тулысынча сәламәтләнә. 

20 ноябрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 14.21 сәгатьтә калка, 23.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Тозлы су

Тешләрне саклау, аңкауларны ныгыту, авыздагы сасы исне бетерү өчен, даими рәвештә иртән һәм кичен авызны тозлы су (1 стакан суга 1 аш кашыгы тоз) белән чайкыйлар. 

21 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 14.37 сәгатьтә калка, 1.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.59 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Гаймориттан дәва 

Помидор сабакларын сындырып алып, сүрән утта бераз пешерәләр. Калын сөлге белән томаланып, 10-15 минут шуның парын сулыйлар: авыз белән сулыш алу-борыннан чыгару, борын аша сулыш алу – авыздан чыгару. Берничә минуттан борыннан су ага башлый. Сеңгерәләр дә, пар ингаляциясен дәвам итәләр. Бу процедурадан соң урамга чыгарга ярамый, шунлыктан аны йоклар алдыннан ясау  яхшы. Гаймориттан тулысынча савыгу өчен, берничә тапкыр шулай дәвалану җитә.

22 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.40 сәгатьтә калка, 2.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.55 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

23 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.48 сәгатьтә калка, 3.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.52 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Сызлавык интектерсә

Чуан чыгып интектерсә, суган кабыгын әз генә суда 5 минут пешерәләр, шулкадәр үк күләмдә вакланган бака яфрагы үләне кушалар, куе камыр барлыкка килгәнче он өстиләр. Кабартма ясап, аны сызлавыкка ябыштыралар, өстеннән бәйлиләр. Чуан сытылгач (гадәттә, 1-2 тәүлектән соң), тирене спирт белән чистарталар. 

24 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кучкар йолдызлыгында, 14.56 сәгатьтә калка,  4.19 сәгатьтә бата.  2 нче фаза.  Көн озынлыгы 7.48 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Каймаклы баклажан

2 баклажанның кабыгын чистартып, 1 сантиметр калынлыкта түгәрәкләп турыйлар да, тугланган йомырка салып болгаталар, ике ягын да үсемлек маенда кыздырып алалар. Табага тезеп, өстенә төрле тәмләткечләр, тоз сибәләр, каймак салалар һәм, капкач каплап, 5 минут пешерәләр. Табынга укроп, петрушка сибеп бирәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев